Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР: Чәчер авылында якташаларны бергә җыйган Яңа ел кичәсе үтте

Әйе, һәр елны үзенчәлекле итеп уздырырга тырышабыз әлеге чараны.

Керә-керешкә күркәм зал, зәвык белән бизәлгән сәхнә, зал сәхнәсендә зифа буйлы, хуш исле чыршы каршы алды авылдашларны һәм кайткан кунакларны. Ә шушы гүзәл чыршы янында Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы, Җен пәриләре, Кикимора, Яңа ел, балалар, өлкәннәр.

Әйе, һәр елны үзенчәлекле итеп уздырырга тырышабыз әлеге чараны. Һәм чараларга елдан ел авыл халкын гына түгел, шәһәрдә, чит өлкәләрдә яшәүче авылдашларыбызны да җәлеп итәбез. Быел да залда бихисап кунаклар бар иде. Ул гына да түгел, Чайковскийдан кайткан авылдашыбыз, шагыйрә, җырчы, бик күп җырлар авторы Кәүсәрия Нуруллина,  Минзәлә шәһәреннән килгән җырчы, Яр Чаллы шәһәреннән кайткан җырчы сандугачыбыз, гармунчы Нурсәния Госманова (Кашапова), Азнакай районыннан кайткан биюче Таһир Һадиевлар үзләренең чыгышлары белән бәйрәмебезгә тагы да ямь өстәделәр. Түке җирлеге башлыгының да бәйрәмгә килеп тәбрикләү сүзләре җиткерүе барыбызның да күңеленә хуш килде.

Бәйрәм кичәсе әкияти персонажлар, Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел чыгышлары белән башланып китте. Кыш бабай үзенең күчтәнәчләрен балаларга һәм бүләкләрен юбилярларга, парлап бәйрәмебезгә кайткан матур гаиләләргә тапшырды. Кыш бабай котлавын да, биюләрен дә тамашачыга бүләк итте.

Чараның икенче өлеше концерт номерлары, уеннар белән үрелеп барды. Кызлар вокалы, Илназ-Азат дуэты, ялгыз җырлар, Мунча ташы миниатюралары яратып кабул ителде. Ә менә “Уф алла арбасы” инценировкасы, Аккошлар биюе һәм чегәннәр чыгышын әле халык бик озак күңелләрендә саклар, мөгаен. Чөнки әлеге тамашаларны залдагылар яшь аралаш кабул иттеләр. Уеннарда да активлык күрсәттеләр. Лотерея да кызыклы гына узды. Соңыннан вечер оештырылды, Нурсәния апаны, Минзәлә шәһәреннән килгән кунак-җырчыны кабат җырлатып, гармун моңына кушылып җырлап-биеп, төн уртасы якынлашканда гына таралыштылар.

Ничәмә-ничә төрле герой, рольне үз эченә алган бу тамашада бик күп кеше катнашкандыр дип уйлап куясың. Юк, санап үтелгән рольләрне башкаручылар санаулы гына. Алар: Венера Муллагалиева, Илгизә Фәхразыева, Сәлия Кәримова, Илсөяр Шагиевалар һәм балалар. Шушы өлкән ханымнар бер рольне икенчесенә алышып, сәхнәне дер селкетеп тордылар.

Чыннан да, талантлы да, оста да, күркәм дә туган ягым халкы. Хезмәттә дә, тормышта да, сәнгатьтә дә булдыралар дип сөендем дә, горурландым да  әлеге бәйрәмдә.“Яшәү дәверендә бик күп бәйрәмнәрдә катнашырга, чараларны үзебезгә дә оештырырга туры килде, әмма Чәчер авылында узган бәйрәм кичәләренә тиңләшерлеген күргәнебез юк әлегә”, - дип куәтләделәр авылыбыз кунаклары Нурсәния һәм Кәүсәрия ханымнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев