Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР: Икенче санлы мәктәп укучылары агрофирма бүлекчәсенә экскурсиягә барды (+ ФОТОЛАР)

 2019 ел  эшче һөнәрләре елы дип игълан ителде.

Гади хезмәт белән дус бул да син,
Җиң сызганып каршы ал гына!
Шул чагында бәхет кулын сузып,
Үзе килер синең алдыңа.

Һөнәрләр... Катлаулы да, мактаулы да алар...  2019 ел  эшче һөнәрләре елы дип игълан ителде. Районыбызда сөт җитештерү терлекчелек тармагындагы мөһим юнәлеш  булып торды.  Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, аларда кызыксыну уяту, төрле һөнәрләрне чагыштыру, хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан  Актанышның икенче урта мәктәбенең 1а сыйныфы  укучылары “Актаныш” агрофирмасының   Чөгәнә бүлекчәсендә  экскурсияда булдылар. Безне ферма мөдире Илүсә апа Камалова каршы алды. Ул укучыларга савымчы һөнәре хакында  сөйләде.

...Сәгать иртәнге биш. Беренче савымны нәкъ менә шул вакытта башлый савымчылар. Башта мал-туарга он сибәләр, ашаталар, асларын чистарталар, аннары савымга керешәләр. Фермада 370 баш сыер, алар  аппарат ярдәмендә савыла. Сөт суыткычка махсус торбалар аша үтә. Биредә мондый җайланмалар эшне җиңеләйтә. Бер савымчыга 70ләп сыер туры килә. Һәр терлеккә санлы бирка  сугылган. 

Балаларга  кечкенә  бозаулар белән танышу аеруча кызыклы булды. Укучылар үзләре өчен шактый яңалыклар да белде бу көнне. Мисал өчен, яшь бозаулар организмына файдасы зур булганга, алар  яшел ылыс белән туклана. Ылыс составында төрле витаминнар, микроэлементлар, иң мөһиме - үсеш витамины булган каротин бар. Яшь терлекләрнең сулыш юллары өчен артыш ылысы төтенен дә файдаланалар.
Сыйфатлы продукция алу бозаулар тәрбиясеннән үк башлана, шуңа да терлекләрне кадерләп үстерәләр биредә. Нәтиҗәсе дә күренә: сәламәт бозаулардан үскән сыерлар сөтне мулдан бирә. 

Чөгәнә бүлекчәсенә оештырылган сәяхәт  укучыларга бик ошады. Чыннан да, илдә һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.
Балаларның  һәркайсы үз алдына һөнәр сайлау юнәлешендә максат куярга тиеш.  Максатлы кешеләр, дулкыннарны ярып алга барган зур кораб кебек, теләсә-нинди кыенлыкларны җиңәргә сәләтле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев