Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР: “Каенкай” нәниләре табигать белән серләшә (+ ФОТОЛАР)

“Каенкай” балалар бакчасында күркәм традиция яшәп килә.

“Каенкай” балалар бакчасында күркәм традиция яшәп килә: яз һәм көз айларының иң матур мизгелләрендә  бөтен төркем балаларын бергә туплап,  табигатькә экскурсиягә алып чыгалар биредә.  

Быелгы көзнең матурлыгын үз күзләре белән күрү, табигать буяуларына  хозурлану, соклану мөмкинлеге нәниләргә бүген тудырылды.  Балалар гына түгел, аларның әти - әниләре дә мондый экскурcияләргә бик сөенә, бу көнне сабыйларны иртәннән үк табигатьтә ял итү өчен яхшылап әзерли алар.    

“Каенкай”  нәниләре, тәрбияче апалары җитәкчелегендә, көзге табигатьне күзәттеләр,  һава, җир, кояш, үсемлекләргә игътибар итәргә өйрәнделәр. Балалар өчен саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды. Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды. 

Балаларыбызга шундый сөенеч бүләк иткән өчен балалар бакчасы җитәкчелегенә, тәрбияче апаларыбызга зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев