Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР: Корбан бәйрәме - күңелләребезгә имтихан

Быел да бик кунелле, матур итеп, күркәм, олы бәйрәмебез - Корбан бәйрәмен урамда, күрше - күләннәр бергәләшеп районыбызның Татар Суыксу авылында зурлап уздырдылар.

 Узган елда  да нәкъ шушы урында тәүге тапкыр үткәргәннәр иде алар. Аллага шөкер,  көннәр дә яхшы торды - сайлап алган кебек, явым – төшемсез булды.

     Корбан бәйрәмен шулай итеп уздыру — Гөлия белән Фәнил Бикмөхәммәтовлар идеясе. Шунда ук урамда учак ягылды, казан асылды, самовар кайнап торды, коймагы пеште. Кыскасы бар да урамда әзерләнде.

       Авылың аксакалы –  Вазыйх ,  аның ярдәмчесе Марсель абый, Татар Суыксу авылы   абыстае Гөлнур Әюповалар вәгазь сөйләделәр, Коръән сурәләре укыдылар, әрвахларга багышлап догалар укыдылар. Укыган догалары алар рухына барып ирешсен иде. Амин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев