Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР: Куанычлы изгелек

Мәчет – авыл халкының иманлылык, динлелек билгесе. Иске Богады авылы мәчете дә халыкны иманлы, динле итеп тәрбияләүдә зур роль уйный. Шуңа күрә аны карап, төзекләндереп торуга халык уңай карашта.

Ике ел элек мәчетнең эче яңартылса, быел җәй аны тышлатуга ирештек. Бу эшнең башында Яңа Богады авылында туып-үскән Илфак Гаянов торды. Халыктан кергән 150 мең сум акчага өстәп, авыл эшмәкәрләре Раиф һәм Рифкать Салиховлар, Сирина Димиева, Ирина Муллыева, Фидәрис Саттаров саллы өлешләрен керттеләр. Җитмәгәнен Айдар һәм Илфак Гаяновлар түләде. Үзенең аңлы тормышында бары изгелекләр генә эшләргә омтылып яшәгән Илфагыбызга 8 июльдә 42 яшь тулды. Аны шул дата белән дә котлап һәм авыл халкының сөйгән улы, Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәсе булып, сәламәтлектә, байлыкта, үзеннән хәерле дәвамчылар калдырып, бәхетле гаилә башлыгы, таянычлы ир солтаны, биләгән вазифасында күркәм уңышларга ирешеп, куанычлы озын гомер кичерүен телибез һәм Аллаһының Рәхмәтләре яусын аңа дибез.

 

Илфагыбызның хыяллары изге. Ул мәчеттә корбан, ифтар ашлары уздыру бүлмәсе җиһазлауны да күздә тота. Мәчетнең манарасын да төзәтеп бәтерәсе бар. Олы йортка ни кирәк – кече йортка да шул кирәк, ди безнең халык. Мөхтәрәм авылдашлар, киләчәк изге эшләрдән читтә калмый, үзебездән өлеш кертүне дәвам итсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев