Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Безнең бәхет өчен туган ул

Туганлык җепләре нинди була икән? Сафлык сурәтендәге ак төстәме, кан шикелле кызылмы, әллә башка төсләрдәме? Әниебез: "Ходаем, балаларым арасындагы туганлык җепләре өзелмәсен", - дип теләкләр тели иде. Туганлык җепләре бик серледер, күзгә күренмидер... Туганнар арасындагы мөнәсәбәтне белдерә, күңелнең иң нечкә җепләреннән үрелсә дә, нык, өзелмәс туганлык чылбыры ул. Без гаиләдә...

Туганлык җепләре нинди була икән? Сафлык сурәтендәге ак төстәме, кан шикелле кызылмы, әллә башка төсләрдәме? Әниебез: "Ходаем, балаларым арасындагы туганлык җепләре өзелмәсен", - дип теләкләр тели иде. Туганлык җепләре бик серледер, күзгә күренмидер... Туганнар арасындагы мөнәсәбәтне белдерә, күңелнең иң нечкә җепләреннән үрелсә дә, нык, өзелмәс туганлык чылбыры ул.
Без гаиләдә 4 бала үстек - өч кыз һәм бер малай. Вакыт җиткәч, кызлар таралышып беттек. Ә төп йортта энекәшебез Айрат калды. Туган - төче, ят - әче, ди татар халкы. Абый-апалар, эне-сеңелләр янда булганда яшәү җиңел һәм матур. Чөнки бу тормышта шатлыкны да, кайгыны да бүлешергә кеше кирәк. Менә хәзер әти-әниләр юк. Бер-беребезне кайгыртырга туганнар гына калды.
Әтиебез үлгәндә, әни 6 айлык авыры белән кала. "Әтисен күрмәгән дә бала шул кадәр әтисенә охшаса да охшар икән", - дип әни бик еш искә ала иде. Кызлар белән үссә дә, төпчек булса да, Айратыбыз иркә булмады. Нинди генә эш кушсаң да, көннең кайсы вакыты булуга карамастан, "ярар, апам", дигән сүздән башканы ишетмәдек. Хәрәкәтчән, тынгысыз һәм сүз тыңлаучан булды. Ул һәрчак шат күңелле, кешеләргә ярдәмчел, шул ук вакытта таләпчән дә.
Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укып, агроном белгечлеге алды. Армия сафларында хезмәтеннән соң туган авылыбыз Чуракайга агроном булып кайтты. Сайлаган һөнәрен яратканга, дөньяны тирән танып белү теләге белән, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. 1990-1992 елларда партия оешмасы секретаре, аннан баш агроном булып эшләде. 2010-2011 елларда "Алга" хуҗалыгын җитәкләде. Бүгенге көндә район газ участогы мастеры булып эшли. Кайда гына эшләмәсен, Айрат хезмәтен, туган җирне, авылны, аның кешеләрен яратты.
1988 елда үзебезнең авыл кызы Рәмүзә белән гаилә корып, бер ул, бер кыз үстерделәр. Инде өч дистә елга якын гөрләшеп матур тормыш итәләр. Рәмүзә "Алга" хуҗалыгында баш хисапчы булып эшли. Уллары Айзат Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен тәмамлап, район газ оешмасында хезмәт куя. Кызлары Ландыш Казан дәүләт медицина институтының VI курсында укый.
Айрат туган нигезне таратмады. Әни белән бергә яшәделәр, аны яхшы тәрбия кылдылар. Соңгы юлга олылап озаттылар, әнинең изге фатихасын алдылар. Икесе дә булдыклы, бик эшчән: йорт-кураны гел яңартып, матурлап кына торалар. Сарай тулы мал-туар, бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш, өй яннары гөлбакча - иркен мул тормышта, булганына шөкер кылып, тырыш хезмәтләренең әҗеренә сөенеп, күркәм гаилә булып яшиләр. Инде киләчәктә дә татулык-тигезлектә, балалар һәм оныклар шатлыгына күмелеп, барыбыз бер булып имин гомер итәргә язсын.
Бу көннәрдә Чуракай авылында яшәүче Закировлар гаиләсендә шатлык, тантана. Яраткан кадерле энекәшебез, гаиләсенең башлыгы, терәге, нигез таянычы булган Айрат Кәндел улына 25 мартта 55 яшь тула.
Бүген көн күңелледер син туганга, Айрат,
Бу дөнья шулай яктыдыр син булганга.
Бөтен җиһан шатлангандыр син туганда,
Тирә-якта һәрчак бәйрәм син булганда.
Энебез Айрат! Олыны - олы, кечене кече итеп, һәр кешенең күңелен күреп, өлкәннәрне җылы сүзең, көләч йөзең белән сөендерәсең; эне-сеңелләреңне бүләк-күчтәнәч, уенчык белән шатландырырга омтыласың. Үзең бездән яшьрәк булсаң да, бүгенге көндә син - безнең зур таянычыбыз. Без, апаларың, һәрвакыт синең ярдәмеңне тоеп яшибез. Борчу-мәшәкать килгәндә дә, шатлык-сөенечләр булганда да бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз. Ә син һәрчак иң алдан җитешәсең. Бердәм һәм тату яшәгән туганнарны бернинди авырлык та җиңә алмый. Ә бу бердәмлекне, энебез Айрат, син бик саклыйсың. Син - безнең туганлык җепләрен ныгытып торучы. Син - бар кан-кардәшне, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Шундый энебез булуы белән бик бәхетле без. Синең хакта, безнең бәхет өчен туган ул, дип сөенәбез. Туган нигезгә кайтканда Рәмүзә белән кочак җәеп каршы алуыгыз өчен, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сезгә! Өегез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.
Иллеләргә житкән ир-егетләр
Ил агасы дигән дан ала.
Кылган гамәлләре үрнәк була,
Әйткән сүзе хаклык санала.
Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле үткән юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.
Синең тормыш юлы - матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык!
Рәхмәт, дибез, сиңа чын йөрәктән,
Син, энебез - безнең горурлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев