Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗНЕҢ ӘҢГӘМӘ: Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин: Рамазан-11 айның солтаны

Бүген изге Рамазан аеның 7 нче көне. Барлык мөселман кардәшләребез таң беленгәннән (кояш чыгарга ике сәгать чамасы вакыттан) алып, кояш баеганчыга кадәр ураза тота. Рамазан ае фазыйләтләре турында күбрәк белү максатыннан районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин белән әңгәмә кордык. Сөйләшү “Актаныш-информ”ның социаль челтәрләре аша турыдан-туры трансляцияләнде. Әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

        -    Быел ураза ае шундый матур вакытта, язны каршы алган көннәргә туры килде. Районыбызда ислам дине буенча яшәүчеләр көннән-көн арта. Ураза тотучылар да күбәя, мәсәлән, безнең “Актаныш-информ”да 5 хезмәттәшебез уразада. Инде тоткан уразаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен! Ураза тоту кайчан барлыкка килгән, аның килеп чыгу тарихы тарихы турында таныштырсагыз иде.


    
         

-     Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!  Әле кайчан гына эссе, кызу көннәрдә ураза тота идек. Хәзер Рамазан ае күчә-күчә кар-буранлы вакытка килеп җитте. Аллаһы Тәгалә Рамазан ае уразасын тотарга җиңеллеген биреп тора. Эссе көннәргә туры килгәндә күңелдә “Тотып булырмы икән?” дигән курку бар иде, әмма Рамазан ае килеп җитү белән Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирә иде. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вакытында ук ураза тоту фарыз гамәл була. Гасырлар буена дөньядагы сау-сәламәт мөселманнар ураза тоткан, бары тик хаста һәм өлкәннәр генә ураза тота алмыйча фидия сәдакасы бирәләр. Районыбызда да елдан ел ураза тотучылар арта, без аны къреп-сизеп торабыз. 
                Рамазан уразасында без белергә тиешле нечкәлекләр бар. Ураза-  ашау-эчүдән генә тыелу дигән сүз түгел, уразада күзләребезне, кулларыбызны, бөтен әгзаларыбызны начарлыктан тыеп торырга тиешбез. 

 


-    Районыбызда ел саен мәчетләрдә дә Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Беренче булып “Бүләк” мәчетендә авыз ачу мәҗлесе узды, кичә “Җәмигъ” мәчетендә дин кардәшләребез ифтар мәҗлесенә җыелды. Бу мәҗлесләр ай буена оештырылачакмы, аларны уздыру өчен финанслар җитәрлекме, кемнәр ярдәм итә?

 

-    Рамазан ае 11 айның солтаны, без аны көтеп алабыз. Аллага шөкер, мәчетләргә җыелып ифтар мәҗлесләре үткәрәбез, бу бик күркәм гамәл. Ифтар мәҗлесләрен мәчеттә оештыру районыбызда 2006 елларда башланып китте. Хәзергә кадәр бу күренеш бик матур дәвам итә.”Бүләк” мәхәлләсендәге мәчеттә дә  махсус урыннар ясалды. Ифтар мәҗлесләре өчен аерым сәдака салу тартмасы булдырдык. Аңа һәркем үз мөмкинлегенән чыгып өлешен кертә. Бер генә ураза тотучыны гына да авыз ачтырсаң зур савап. Ураза тоткан берәр кешегә авыз ачарга бер хөрмә яисә баллы су биргән, аны ризыкландырган кешегә Аллаһ Тәгалә ураза тоту савапларын бирер. Әлһәмдүлилләһ, кайнар ризык әзерләп, тәмле сыйлар белән ифтар мәҗлесләре үткәрергә бар мөмкинлегебез дә бар. Акча җитми дигәнебез юк. Җитмәгән очракта да мөселман кардәшләр, ярдәм кирәкмиме, дип белешеп торалар. Кайбер мәҗлесләрне кардәшләребез тулысынча үз өстенә ала.  Аллага шөкер, рамазан аенда юмартлык арта, күңелләребез йомшара. Хәләл ризыктан тыелып торабыз. Мохтаҗларның мескеннәрнең хәленә керәбез. Бу айда шайтаннар, иблисләр чылбырда торырлар дип әйтелә. Бу сизелә, Рамазан аенда мәчеткә йөрүчеләр арта. Юмартлыгыбыз күренә, кеше хәленә керә белү, ярдәмчеллек киләсе Рамазан аена кадәр дәвам итсен иде. 

             Бу атнадан ифтар мәҗлесе башланып китте. Көн аралаш “Бүләк” һәм Җәмигъ мәчетләрендә авыз ачулар үткәрелә. Ял көннәрендә исә кичен шәхси йортларда кунак чакырулар була. Ерактагы райондашларыбыз да Рамазанда туган якка кайтып ифтар мәҗлесләре уздыралар, алдан ук бу хакта хәбәр итеп куялар. 

  -Быел фитыр сәдакасы күпмедән билгеләнде? 
 

- Рамазан аенда тагын бер гыйбадәтебез бар- ул да булса ураза тәмамланганчы фитыр сәдакасын. Ураза тотсак та, тотмасак та безнең кимчелекләребез бар. Шушы кимчелекләрне каплау өчен бирелә торган сәдака ул фитыр сәдакасы. Ул быел 150 сум итеп билгеләнде. Бу хак күктән алынмаган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вакытында ук ярмаларның базардагы бәясеннән чыгып билгеләнеп киленә. Быел белгәнебезчә, бәяләр үзгәрде. Гаиләдә 5 кеше икән, һәр гаилә әгъзасы өчен мохтаҗларга, мескеннәргә, мәдәрәсәдә укыган шәкертләргә бирелә. Туганнарыңа, бигрәк тә әти-әниләргә, әби-бабайларга бирергә ярамый. Чөнки әти-әнине без болай да карарга тиешбез. Ул безнең өчен мәҗбүри гамәл. Ә инде мохтаҗ булган кыз туганнарыбызга фитыр сәдакасы бирә алабыз.

 

- Фидия сәдакасы һәм закят турында да әйтеп китсәгез иде.

-    Фидия сәдакасын ураза тота алмаган авыру, өлкән кешеләр бирергә тиеш булалар. Фидия сәдакасы быел 300 сум, аны кайчан телисез шунда бирергә була. Кеше ураза тота ала икән, ураза тоту хәерле. Сәбәпсез ураза томый калган кеше аның савабын кире кайтара алмый. 
 Актаныш мөхтәсибәтенең “Ихлас гамәл” мохтаҗларга ярдәм итү үзәге бар. Үзәкне оештыручылар авыл җирлекләренә дә барып  мохтаҗларга ярдәм итәләр. Һәр айны ризык тулы пакетларны өйләренә илтәләр. Фидия сәдакасын әлеге үзәккә дә тапшырырга була. 

Зякәтнең күләме базар бәяләре үскәч,быел артты. Әгәр кешенең 620 мең сум һәм аннан да артык акчасы җыелган һәм бер ел дәвамында кимемәгән икән, ул бу акчаның 40тан бер өлешен мохтаҗлар белән уртаклашырга тиеш. Соңгы көннәрдә алтынның бәясе төшә, шуның белән бәйле зәкят хакы үзгәрергә мөмкин. 

 

-    Районкүләм ифтар үткәрү бездә бик матур традициягә керде, республикакүләм танылган дин эшлеклеләре белән очрашуны райондашларыбыз көтеп ала. Быел бу мәҗлесне уздыру кайсы көнгә планлаштырыла, кемне чакыру күздә тотыла?


  - Әйе, 300 мөселманның бер  урынга җыелып намаз укуы, вәгазьләр тыңлавы, авыз ачуы бик күркәм гамәл. Рамазан ае башлануга, район башлыгы Энгель Фәттахов белән фикерләштек, быел районкүләм ифтарны 28 апрельдә оештырырбыз дип уйлыйбыз. Матур гадәтебезне дәвам итеп, Аллаһ теләсә, Казаннан да абруйлы хәзрәтләребезне чакырырбыз. Шушы күркәм мәҗлесләрдә бергә очрашырга язсын.

 

-    Райондашларыбызга ураза аенда мөрәҗәгатегезне дә тыңлап үтик Руслан хәзрәт!
 

-    Иң беренче чиратта ифтар мәҗлесләрен оештырырга, әзерләргә килгән  мөслимәләребезгә барлык авыз ачуда катнашкан ир-егетләр исеменнән рәхмәт әйтәм. Көндез үк мәчеткә килеп, җыештырып, вакыт табып әзерләгәннәре өчен рәхмәт аларга. Без тәравих намазын укыгач кына кайтып китәбез, алар да шул вакытка кадәр җыештыралар, тәртип урнаштыралар. Аларга ике дөнья бәхете насыйп булсын, гаиләләрендә тынычлык, озын гомер, бәхет теләп калам.
            Райондашларның барчасын да тәравих намазларына чакырып калам, район үзәге мәчетенә Актаныштан да, район үзәгенә якын авыллардан да киләләр. Аллага шөкер, мәчетләребез якты, җылы, иркен. Елдан ел мәчетләрне җәмәгатькә уңайлы итәргә тырышабыз. Аллага шөкер, ярдәм итүчеләр дә бар. Рамазан аенда гына түгел, һәр җомга намазларында очрашырга, аралашырга, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә язсын!

-    Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Руслан хәзрәт. Изге аебыз барыбызның да йөрәгенә мәрхәмәт, игелек, изгелек белән истә калсын. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев