Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Безнең кадерле ветеран» хәйрия акциясенең нәтиҗәләре

Актаныш муниципаль районы социаль яклау бүлеге тарафыннан февраль аенда районыбызда «Безнең кадерле ветеран» республика хәйрия акциясе кысаларында район балалары арасында кул эшләре конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты Актаныш районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тиңләштерелгән якташларыбызга игътибарны арттыру. Пучы авылында урнашкан картлар һәм инвалидар йортында тәрбияләнүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының,...

Актаныш муниципаль районы социаль яклау бүлеге тарафыннан февраль аенда районыбызда «Безнең кадерле ветеран» республика хәйрия акциясе кысаларында район балалары арасында кул эшләре конкурсы үткәрелде.
Конкурсның максаты Актаныш районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тиңләштерелгән якташларыбызга игътибарны арттыру. Пучы авылында урнашкан картлар һәм инвалидар йортында тәрбияләнүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең бүлмәләрен тагын да уңайлырак итү, өйдәге кебек ямьлелек тудыру, аларны тиешле шартлар белән тәэмин итү.
Элеге конкурс хакында игълан ителгәч тә районда яшәүчеләр битараф калмады. Конкурска төрле жанрдагы һәм төрле техника белән эшләнгән 60 тан артык эш кабул ителде.
Жюри тарафыннан эшләр югары бәяләнде һәм түбәндәге нәтиҗәләр чыгарылды:
"Топиарий" номинациясендә
1 урын - Гараева Ләйлә, Афзалова Назлыгөл
2 урын - Җәмилова Нәзлия, Сафиуллин Самат
3 урын - Погосян Эдита, Гайнетдинова Адилә
"Оригами" номинациясендә
1 урын - Кабиров Альберт
2 урын - Гараева Резеда
"Квилинг" номинациясендә
1 урын -Гильфанова Илүзә
2 урын - Гибадуллина Элида
"Бәйләм эшләнмәләр" номинациясендә
1 урын - Сахапова Алина
2 урын - Габдрахманов Альфред, Гаязов Гадел
3 урын - Газетдинов Айназ
"Панно" номинациясендә
1 урын - Гаянов Айбулат
2 урын - Хасанов Илмир
3 урын - Исламхузина Гөлгенә
"Аппликация" номинациясендә
1 урын - Азгамов Аяз
2 урын - Газетдинова Гөльяр
3 урын - Тухбатуллин Булат, Хөсәенов Азамат
"Бисер" номинациясендә
1 урын - Скороходова Алина
2 урын - Нафиков Айгиз
3 урын - Идрисова Сабина
"Рәсем" номинациясендә
1 урын - Сибатов Айнур
2 урын - Фарсыева Энҗе, Исхаков Сәйдәш, Хаҗиева Таңсылу
3 урын - Фазаелова Сөмбел, Имамов Раил
"Чигелгән һәм войлоктан картина" номинациясендә
1 урын - Кудряшова Екатерина
2 урын - Салимов Радик
3 урын - Солтанова Нәзилә
Җиңүчеләребезне бу уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади ачышлар, шатлык-сөенечләр юлдаш булсын. Бәйгедә катнашучыларның барсына да чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, алга таба да оештырылган бәйгеләрдә актив катнашырлар дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев