Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Безнең урамда да бәйрәм булды

Күпләрегез беләдер, белмәгәннәр ишеткәндер, укыгандыр: 19 май - Татарстан матбугаты көне. Бу көн барлык матбугат хезмәткәрләре, матбугат ветераннары өчен үтә дә кадерле бәйрәм. Чөнки нәкъ менә шул көнне без үзебезгә карата күпмедер кадер-хөрмәт тоябыз, премия белән дә бүләкләсәләр, хезмәтеңне күрә белсәләр, күңелләр икеләтә күтәрелгәндәй була. Хыялый халык шул инде без...

Күпләрегез беләдер, белмәгәннәр ишеткәндер, укыгандыр: 19 май - Татарстан матбугаты көне. Бу көн барлык матбугат хезмәткәрләре, матбугат ветераннары өчен үтә дә кадерле бәйрәм. Чөнки нәкъ менә шул көнне без үзебезгә карата күпмедер кадер-хөрмәт тоябыз, премия белән дә бүләкләсәләр, хезмәтеңне күрә белсәләр, күңелләр икеләтә күтәрелгәндәй була. Хыялый халык шул инде без - иҗатчылар. Шул хыялыйлыгыбыз белән кайбер нахак сүзләрне дә ишетмәмешкә салышабыз, ә инде укучыларыбызның ихлас рәхмәтләре - безнең өчен иң-иң зур бүләк.
Без дә - Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре дә матбугат көнен бәйрәм иттек. Дөрес, һәр ел саен искә алып килсәк тә, быелгысы бераз үзенчәлеклерәк булды. Муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән очраштык. Хәбәрчеләребезне кунакка чакырдык. Ресторанга. Алкогольле эчемлекләрсез, мул табынлы, җылы сөйләшү, аралашу булды ул. Иң өлкән хәбәрчебездән алып каләм тибрәтүче яшьләребез дә үз фикерләре, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар биредә. Үзе белән очрашу вакытында район башлыгы да матбугатның көчле орган икәнлегенә басым ясады:
-Матбугат - халык белән ике араны тоташтыручы күпер ул, аралашу чарасы. Сүз иреге булырга тиеш. Сез - журналистлар яхшыны да, яманны да күрә, шуларны халыкка дөрес итеп җиткерә беләсез. Ә "Актаныш таңнары" - районыбыз көзгесе. Барлык яңалыклар иң элек әлеге газетабызда дөнья күрә. Хезмәтегез зур хөрмәткә лаек. Рәхмәт сезгә! Барыгызга да иҗади уңышлар, гаилә бәхете, гаилә иминлеге юлдаш булсын, - диде ул.
Әйе, хезмәтебезгә мондый караш, теләктәшлек илһамыбызны тагын да арттыра, көч өсти, иҗат итү теләген арттыра. Әйтәм ич инде без - хыялый халык, дип!..

Татарстан Республикасы журналистикасы һәм массмедиа өлкәсендә "Бәллүр каләм" XVнче бәйгесенең икенче турына узган финалистларыбыз: Актаныш радиосы хезмәткәре Гөлназ Хөҗҗәтова, "Актаныш таңнары" газетасы журналисты Ирина Заһретдинова, Актаныш телевидениесе корреспонденты Ләйсән Газизова.
- Бер районнан өч финалист! Әле мондый хәлнең булганы юк иде. Көтелмәгән шатлык, зур җиңү булды бу безнең өчен, - дип сөенече белән уртаклашты Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге директоры, җитәкчебез Нурулла Нурлыев та. Котлыйбыз, кызлар!

Реклама



Иртәдән кичкә кадәр сузылды ул көнне бәйрәмебез. Табигать кочагында учак янында күңелле җырлар, уен-көлке белән быелгы Матбугат көненә нокта да куйдык. Әлбәттә, күп нокта... Чөнки бәйрәм хисе күңелләребездә ел буена дәвам итәчәк.

Хезмәттәшләребез - "Актаныш таңнары" газетасы журналисты Филиза Вәсим кызы Гомәрова район башлыгының Мактау грамотасына, Актаныш телевидениесе операторы Марат Нәкыйп улы Сәррахов Рәхмәт хатына лаек булдылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев