Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗНЕҢ ЮБИЛЯР: Күңелендә илһам белән иман янәшә

Серле бер китапны хәтерләтә ул. Әгәр дә үзенә дәшмәсәң, көннәр буе сөйләшмәскә мөмкин. Ләкин эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкаруы белән һәркемдә хөрмәт хисләре уята. Әлеге юллар "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият " үзәгендә 27 ел журналист булып эшләүче хезмәттәшебез Филиза Гомәрова турында. 27 ел. Әйтергә генә җиңел кебек. Ә бит шушы еллар эчендә...

Серле бер китапны хәтерләтә ул. Әгәр дә үзенә дәшмәсәң, көннәр буе сөйләшмәскә мөмкин. Ләкин эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкаруы белән һәркемдә хөрмәт хисләре уята. Әлеге юллар "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият " үзәгендә 27 ел журналист булып эшләүче хезмәттәшебез Филиза Гомәрова турында.
27 ел. Әйтергә генә җиңел кебек. Ә бит шушы еллар эчендә журналистның оста, үткен каләме белән никадәр язма иҗат ителгән. Алар арасында хезмәт кешесен мактаганнары да, проблема күтәргәннәре дә җитәрлек булган. Филиза апа исә аларның һәрберсенә иҗади якын килгән, булган фактларны кат-кат күңеленнән үткәреп, күңелләргә үтеп керерлек язмалары белән укучыларын сөендергән.
Әйе, Филиза Гомәрова исеме райондашларга яхшы таныш. Күҗәкә авылында Әнисә апа белән Вәсим абыйның биш баласының иң тәүгесе булып дөньяга килә ул. Кечкенәдән үк һәр нәрсәгә үз карашы, фикере булган кыз мәктәптә укыган вакытта ук каләм тибрәтә башлый. Ә инде журналист буласы килү теләге 7 сыйныфта укыганда туа. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәнфирә Мөхәммәтова йогынтысында әлеге фикере елдан-ел ныгый гына бара. Мәкаләләре "Яшь ленинчы" газетасында басыла башлагач, күңеле тагын да үсеп китә.
Ләкин хыялларын чынга ашыру өчен бераз урау юллар үтәргә туры килә аңа. Урта мәктәпне тәмамлагач, сыйныфташлары белән бергә авылларында калып, сыер савучы һәм лобарант-хисапчы булып эшли ул. Күңеле исә шәһәргә, белемен дәвам итәргә омтыла. Бер елдан соң, Филиза апа Казанга юл тота. Казан дәүләт университетының филология факультетының журналистика бүлегенә укырга керә. "Игенче даны" газетасының ул вакыттагы мөхәррире, бик күп яшьләргә журналистика өлкәсенә кереп китүдә хәер-фатыйхалары, үтемле киңәшләре белән ярдәм итүче Рафис абый Шәехов Актаныштан укучы студентларның хәлләрен һәрвакыт белеп тора. Филиза апа студент елларын хәзер дә сагынып искә ала. Бергә укыган иптәшләре Олыймән авылы кызы Чулпан Әхмәтова ( ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә һәм журналист, ТР Дәүләт Советының матбугат үзәгендә эшли), Пучыдан Әнзия Ханнанова, Яңа Байсардан Луиза Сөнгатуллиналар ("Кайбыч таңнары" газетасы мөхәррире булып эшли) белән әле дә аралашып яшиләр.
Кулына журналист дипломы алган кыз 1989 елның июленнән Актанышта радиотапшырулар бүлегендә хезмәт юлын башлый. Ә инде марттан аны мөхәрриятнең хатлар бүлегенә мөдир итеп билгелиләр. Ел арты ел тәҗрибә туплый-туплый мөхәррир урынбасары, аннан баш мөхәррир вазифасына күтәрелә. Үзенең шулай үрләр яулавында бергә эшләгән хезмәттәшләре, мәрхүм Хәмит абый Миңнегалиевның, Йосыф абый Хуҗинның киңәшләре ярдәм иткәндер дип исәпли ул.
Хәзер "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә директор урынбасары -җаваплы сәркатип вазифасын башкара. Үтемле мәкаләләр язу өстенә, газетадагы материалларны урнаштыру, бизәлеше өчен дә җавап бирә. Укучылардан килгән хатларны да газета битенә урнаштыра. Эшләү дәверендә 2009 ел нәтиҗәләре буенча районда "Үз һөнәренең остасы" номинациясендә җиңү яулавы, район башлыгының һәм "Татмедиа" агентлыгы"ның Мактау кәгазьләренә ия булуы - хезмәтен бәяләүче дәлилләр.
Филиза апа бүгенге көндә мөхәрриятебездә иң озак эшләүче журналист. Бирегә эшкә килгән яшьләргә үзенең киңәш-тәкъдимнәре белән һәрвакыт ярдәм итә. Филиза апаны мин дә үземнең остазым дип исәплим. 1997 елда укуымны тәмамлап эшкә кайткач, мөхәррияткә кереп китүдә, райондагы мохитне
аңлауда бик нык ярдәм итте. Шуның өчен дә мин аңа рәхмәтле. Хәзер дә эш өстәлләребез бер бүлмәдә. Бер-беребез белән киңәшләшеп хезмәт куябыз, серләребез дә уртак. Зарланырга яратмый ул. Бар булганына шөкер итеп, авыр минутларны да эченә йотып үткәрә.
Камиллекнең чиге юк диләр. Филиза апа да үз өстендә даими шөгыльләнә. Бүгенге көндә Казан шәһәрендәге "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Дини китаплар укып күңеленә тынычлык таба.
Улы Инсаф белән кызы Зилә аның яшәвенең мәгънәсе. Инсаф Казандагы энергетика институтының бакалавр өлешен тәмамлап, магистратурага керде. Кызы Зилә 9 сыйныфка бара.
Иң өлкән апа буларак, сеңлеләренең дә киңәшчесе, әнисенең ярдәмчесе ул. Вакыты булган саен авылына кайтып, булышып килә. Тыйнаклыгы, итәгатьлелеге өчен дә хөрмәт итәләр аны. Тапкыр сүзләре белән дә кайвакыт таң калдыра. Филиза апа 31 август көнне үзенең 50 яшьлек юбилеен каршы ала. Бер карасаң, күп вакыт түгел кебек, ә икенче яктан, узган елларга борылып карап, нәтиҗә ясарлык вакыт үткән. Филиза апаның узган гомер юлы үкенерлек түгел. Көн саен яратып килә торган эше, хезмәттәшләре, өендә үзен яратучы бәгырь җимешләре, авылда кайтканын сагынып көтеп торучы әнисе, авыр вакытта таянырдай туганнары бар. Шулар бәхет түгел мени?! Киләчәктә дә шулай бергә-бергә, кулга-кул тотынышып, уртак тел табып эшләргә язсын, Филиза апа!
Күҗәкә авылында туып, бүгенге көндә Актаныш авылында яшәүче Филиза Вәсим кызы Гомәрова 31 августта үзенең 50 яшьлек юбилеен каршы ала.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне ихлас күңелебездән әлеге гомер бәйрәмегез белән тәбрик итеп, теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәгез.
Озак еллар журналист булып эшләү дәверендә Сезнең үтемле язмаларыгыз белән районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүегез игътибарга һәм ихтирамга лаек. Киләчәктә дә илһам чишмәгез саекмасын, укучыларыгызны матур-матур язмаларыгыз белән сөендерүегезне дәвам итегез.
Якыннарыгызның җылысын, балаларыгызның игелеген күреп, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын тоеп, озак еллар эшләргә язсын.
Кешелекле, ярдәмчел һәм гадел,
Чишмәдәй саф, садә күңелле.
Яшен булып яшьнәп, күкрәп яшәп
Узыгыз Сез гомер-мизгелне.
Тынгысыз һәм үткен журналист Сез,
Үзгәртмәсен еллар агышы.
Армый атлагыз гомер үрләренә,
Телибез сезгә иҗат ялкыны.
Иң изге теләкләр белән "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев