Актаныш

БҮГЕН, 12 АПРЕЛЬ- КОСМОНАВТИКА КӨНЕ

Бүген Космонавтика көне. 1961 елныӊ 12 апрелендә дөньяны шау иткән, СССРныӊ беренче икәнен космоста да раслаган вакыйга булып узды.

               СССРның беренче космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр Җир шары орбитасына чыгып, аны космик корабльдә әйләнеп узды.  


               Моннан 61 ел элек  дөньяда  беренче тапкыр кеше  Космоска күтәрелде. Космосны өйрәнү, галәмгә кагылышлы булган фәнни экспериментлар егерменче гасырның 50 нче елларында көн кадагына куела. Алдынгы державалар үзара "көч сынашалар", ашкынып коралланалар, фәндә яңадан-яңа ачышлар ясала. Шушы сәяси вәзгыять агымында космик киңлекләрне өйрәнү буенча  беренчелекне Советлар Союзы яулауга ирешә. Беренче ясалма иярчен очырту, беренче тапкыр тере хайваннар белән ракетаны галәмгә күтәрү һәм ниһаять, беренче тапкыр кешенең Космоста булып кайтуы. Бер сәгатьтән әз генә артыграк булган әлеге очыш фән өлкәсендә искиткеч зур сикереш ясый. Юрий Гагарин исеме тиз арада дөньяның бөтен почмакларында киң таралыш таба.

 

                   Еллар узу белән бу бәйрәмне шау-гөр килеп билгеләп үтүләр кимесә дә, аныӊ әһәмияте барыбер югалмады. Йолдызларга юл башын ярган беренче космонавт Юрий Гагаринны да, бу көнне дә без онытылмый. Бу безнеӊ тарих, бу безнеӊ хәтер…

 

Фотоларда: "Алтынчәч" балалар бакчасы нәниләре Космонавтика көнендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: