Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген, 14 февраль- Гашыйклар көне!

"Саумы, иртә!" рубрикасы сезне мәхәббәт һәм сөю бәйрәме белән тәбрик итә! Хәерле һәм җиңел эш атналары насыйп булсын, райондашлар!

Бүген:
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ:14 февраль — Милади тәкъвимендә икенче айның ундүртенче көне. Ел ахырына кадәр 320 көн кала. Гашыйклар көне. Китаплар бүләк итү көне. Ә нинди күренекле татар шәхесләре туганын беләсегез киләме, дусларыбыз? Менә алар:Каюм Насыйри, язучы; Хәбибулла Хәйруллин, Советлар Берлеге Каһарманы; Мәхмүт Әхмәтҗанов, татар язучысы һәм публицист; Нияз Акмал, татар язучысы, шагыйрь. Вәт!

РОССИЯДӘ:Йөрәкнең тумыштан зәгыйфьлеге мәсьәләләренә багышланган көн. Тормыш көчләрен уяту бәйрәме. Программист һәм компьютерләр буенча белгеч көне.

ДӨНЬЯ КУЛАСАСЫНДА:Француз теле туган көне билгеләнә. Кремлы шоколад кәнфитләр көне. Виноград-йөзем үстерүчеләр һәм җитештерүчеләр көне. АКШ — Аризона һәм  Орегон штатында "Дәүләтчелек көне". Мексика — Халиско штатының башкаласы Escudo de Armas de Guadalajara Гвадалахара нигезләнүе көне.

МӘХӘББӘТЛЕ ЮРАМЫШ:Кояш тотылганда үбешсәң — көчле мәхәббәткә, бәхеткә.

"Әдәби кунакханә" тәкъдим итә:
"Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга..."
Һади Такташ

"Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк –
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы."
Габдулла Тукай

"Мин сине яратам, ахры,─
һәрвакыт сине уйлыйм.
Уйларым татлыдан татлы,
шуңадыр уйлап туймыйм.

Мин сине яратам, ахры,─
көне-төне сагынам.
Сагынуым тәнем буйлап
җылы нурдай агыла.

Мин сине яратам, ахры,─
җырга кушам исемең.
Син исеме булдың инде
минем сөю хисемнең.
Ренат Харис

ГАШЫЙКЛАР
Кавыштырмас иде Ходай
Адәм белән Һаваны,
Теләмәсә булсын диеп
Мәхәббәтнең дәвамы.

Раббым галәмдә  барсын да
Парлы  итеп яраткан,
Күкләр дә бит Җир-анага
Сөям диеп җан ата.

Йолдызлар да айга карап
Җем-җем итеп күз кыса,
Алар да гыйшык уйныйлар
Кояш батып, ай туса.

Мәхәббәтле яшәүләрнең
Олы аның хикмәте —
Саклый алсаң сөюеңне
Булырсың гел бәхетле.


Сәмига Шәйхлислам

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев