Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген, 15 ноябрь- Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне

Көзге чакырылыш тәмамланырга ай ярым вакыт бар, әлеге кампания 30 декабрьгә кадәр дәвам итә.

             Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты куйган бурыч буенча районнан көзге чакырылышта 50гә якын егетебез солдат хезмәтенә алынырга тиеш булса да, әлегә 15 граждан гына ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә киткән. 
            Районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов:

 

            -    Кызганыч, районыбыз егетләре армиягә барырга атлыгып тормый. Хәрби хезмәткә алынудан качып йөрүчеләр арта. Быелгы көзге чакырылыш вакытында бер егеткә администртив эш ачарга мәҗбүр булдык. 3 граждан җинаять эше ачылу алдында тора. 2020 елдагы көзге чакырылыш вакытында 1 егеткә 15 мең сум штраф түләтелде. Быел исә 10 егетне, әгәр чакырылыштан качсалар шушындый ук штрафлар көтә,- дип, бүгенге вәзгыять турында таныштырды. 
 

          Чыннан да районда хәрби хезмәткә чакырылучыларның әлеге тәртибе барыбызны да уйландырырга тиеш. 
 

         Саннарга күз салсак, Чаллы шәһәрендә хәрби хезмәткә барырга теләмәүчеләр өчен штраф бәясе шактый саллы: 15 мең сумнан 108 мең сумгача. Соңгы елларда Татарстанның икенче эре шәһәрендә нибары 1 егеткә карата җинаять эше ачылган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев