Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген, 20 март көнне торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Район башлыгы Энгель Фәттахов торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

- Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да Актаныш муниципаль район Советы, башкарма комитет исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Торак- коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эш, аның авырлыгы һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Әлеге тармакта эшләүче хезмәткәрләребез сынатмый, куелган бурычларны тиешенчә үтәп бара, үзләренең көндәлек эше белән актанышлыларның уңайлы тормышына нигез сала, районда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкара. Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телим. Киләсе көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхеттә яшәгез, - диелә әлеге тәбрикләүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев