Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген, 8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә

Бүген 18.00 сәгатьтә Пар балдаклар фонтаны янында бәйрәм район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге истәлекле көн уңаеннан бәйрәм тантанасы оештыра.

       Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге билгеләнгән. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли.

     Әйтергә кирәк, бәйрәмнең тарихы еракка китсә дә аны унберенче тапкыр гына билгеләп үтәләр. Әмма шулай булса да, җәмгыятьтә ул бик популяр төс алды һәм халык тарафыннан яратып кабул ителде. Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн дини бәйрәм буларак түгел, ә илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.

      Бәйрәм белән һәрберегезне! Гаиләгезне саклап, һәрьяктан яклап, кадерен белеп яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев