Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Актаныш авылында яшәүчеләрдән үзара салым акчасын җыю башланды: күләме-750 сум

Актаныш авыл башкарма комитеты бүгеннән авылдашлардан үзара салым акчасын җыюны башлап җибәрде.

                Беренче булып башкарма комитет белгечләре Совет урамында яшәүче Васил Вахитовлар гаиләсенә килде. Илиза Бакирова Васил абыйга 2022 елдан үзара салым акчасының 750 сумга күтәрелүен әйтте. Район полиция бүлегенең ветераннар оешмасын җитәкләүче Васил Вахитов "Бу сумманы бишкуллап түләргә риза мин!"-дип, үзара салым акчасына районда бик күп эшләр башкарылуына сөенүен белдерде. 

        - Актанышка килгән кунаклар, башка районнарда яшәүче коллегалар шаккатып кайтып китә. Бездәге чисталык, бездәге төзеклек, яңарышка һәркем соклана. Бу искиткеч яңарышны өлешебез кергәнгә куанабыз гына,-ди Васил абый белән аның җәмәгате Венера апа. 

 

Реклама

Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин 2022 елга планнарыбыз зурдан,дип барлык актанышлыларны үзара салым түләүгә бердәм катнашырга чакырды.

- Мәҗбүри итеп куймыйбыз, әмма бу эшнең кирәклеген аңласагыз иде. Шушы акчалар дәүләт тарафыннан 4 тапкырга арттырылып кайткач үзебез яши торган авылны матурлау, төзек һәм уңайлы итүгә зур ярдәм булачак, диде Илнур Таһир улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев