Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Актаныш халкы яңа режимда яши

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган атнада Татарстанда түбәндәге чикләүләр белән яшибез:

— коронавирус белән авырмаган яисә вакцина ясатмаган 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен мәҗбүри үзизоляция режимы;
— җәмәгать туклануы хезмәтләреннән файдалану өчен 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр QR-код күрсәтергә тиеш. Ризыкны үзең белән алып чыгу һәм өйгә чакырту кебек хезмәтләргә бу кагылмый;
— спорт үзәге, бассейн, фитнес-үзәк, аквапаркка керү өчен QR-код сорала;
— тамаша-күңел ачу чаралары, массакүләм чаралар оештыру тыела;

— 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр кафе һәм рестораннар эшчәнлеге тыела. Автовокзаллар һәм аэропортлардагы кафеларга бу кагылмый;
— күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр тыела.
— сәүдә үзәкләрендә балаларга ата-анасыннан башка йөрергә рөхсәт ителми.
—  күңел ачу үзәкләре һәм комплекслары, биналарда аттракционнар, шулай ук букмекерлык конторалары, компьютер клублары, боулинг, ломбард эшчәнлеген гамәлгә ашыру тыела;
— ачык мәйданчыкларда сатудан тыш, ярминкә һәм күргәзмәләр үткәрү рөхсәт ителми;
— төнге мунча һәм сауна хезмәтләре күрсәтү тыела.
15 ноябрьдән театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары өчен дә QR-код системасы кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев