Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БҮГЕН АКТАНЫШТА 2021 ЕЛНЫҢ ЙӨЗЕНЧЕ ПАРЫ ТЕРКӘЛДЕ

Бүген район ЗАГС бүлегендә районның йөзенче пары- Алмаз һәм Эльмира Фәсхиевләрның законлы никахлары теркәлде.

Алмаз һәм Эльмира Фәсхиевләр икесе дә үзебезнең районда туып-үскән яшьләр. 
Алмаз- Актаныш егете, мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт аграр университетында укый, хәзерге вакытта районның авыл хуҗалыгы тармагында эшли.

Яшьләрнең танышу тарихы да заманча- Алмаз инстаграмга фотосын куйганнан соң Эльмира әлеге фотоны ошатуын белдерә. Һәр лайкны күзәтеп утырган егет кызның аккаунтын кереп карый да, гүзәлкәйне бер күрүдән ошата. Шул танышудан соң яшьләр аерылмый инде. 

  Алмазның армия сафларында хезмәт итеп кайтуын вәгъдәләшкән кыз- Эльмира көтеп ала. Бүген-  яшьләрнең кызыл туе. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева Фәсхиевләрне законлы ир һәм хатын дип игълан итте. Яшь гаиләне 2021 елда районда теркәлгән 100нче пары дип белдерүен кунаклар алкышларга күмде. Гөлфинә Баян кызы яшьләрне котлап "Татар халык ашлары" дип исемләнгән затлы һәм гаилә тормышы өчен кирәкле китап бүләк итте.

Бер-берсенә мәхәббәтләрен белдереп егет белән кыз пар балдаклар алышты.

 

 - Танышуыбыз да, өйләнешүебез дә үзенчәлекле булды. Бер-беребезне хөрмәтләп, әти- әниләребезнең йөзенә кызыллык китермичә яшәргә язсын иде безгә,- ди Алмаз.

 

Аның сүзләрен сөйгәне Эльмира да куәтли:

 

 -  Мин Татар Суыксуы авылында туып үстем. Һөнәрем буенча медицина хезмәткәре, даруханәдә фармацевт булып эшлим. Алмазның сүзләренә кушылам, бәхетле булсак иде, дип телим.

 

Бүген балаларының гаилә коруларына, яңа тормыш башлауларына сөенечле хисләр кичергән әти-әниләр изге теләкләрен җиткерделәр.

 

 - Кайчандыр үзебез егет белән кыз булып йөргән идек. Аннан өйләнештек, балалар үстердек. Хәзер аларның туйларын үткәрәбез Бу әти-әни өчен зур бәхет дип уйлыйм. Баларыбызга бәхетле озын гомер телибез, матур яшәсеннәр, ди Алмазның әтисе Айдар Фәсхиев.

 

Яшьләр Актанышта өй салырга җыена. Туган якның матур парлары булып, үзегез әйткәнчә, күркәм тормыш белән яшәргә язсын сезгә, Фәсхиевләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев