Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Актанышта районкүләм ифтар үтте

Актаныш "Батыр" спорткомплексында ифтар ашы әзерләнгән иде

Бүген Актанышта районкүләм ифтар үтте. Актанышка махсус ифтар өчен Казаннан Йосыф хәзрәт Дәүләтшин килгән иде. Ул  актанышлылар белән  аралашты, рамазан ае, Ураза гаете хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде.

Районыбыз имам -  мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазы укылды. 

Актаныш "Батыр" спорткомплексында исә  ифтар ашы әзерләнгән иде. Биредә авыз ачу мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтелеп дога кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ЭлхэмдуЛиллэх Аллах разый булсын динбез кувэтлэнсен халкыбыз салэмэт булсын Районыбызга муллык бэракэт инсен Ээмиин