Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген авария нәтиҗәсендә мандарин төягән йөк машиналары янган

Коточкыч авария бүген иртән булган. Кызганычка каршы, үлүчеләр бар.

Бүген, 14 декабрьдә, иртүк Башкортстанның Иглин районында зур авария булган. Юл-транспорт һәлакәте аркасында трассаны япканнар.

Бу хәл Самара - Уфа - Чиләбе автоюлының 1497нче чакрымында теркәлгән. Трассада ике фура бәрелешкән. Бәрелгәннән соң ике машина да яна башлаган.

Кызганычка каршы, авариядә бер йөк машинасының йөртүчесе һәм икенче машинаның пассажиры һәлак булганнар. Бер фураның 14 тонна Яңа елга мандарин алып кайтып барган булуы билгеле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев