Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген "Батыр" спорткомплексында районкүләм ифтар узды

Ел саен районыбызда ифтар мәҗлесе зурлап үткәрелә.

Быелгы ифтарда район башлыгы Энгель Фәттахов, ислам дине галиме Рамил Юныс катнашты.

Рамил Юныс җәмәгать белән авыз ачуга килгән 450 кардәшебезгә үтемле взгазьләрен сөйләде.

Әти-әни хакы, әти-әни фатихасының кыйммәте турында тормыштан мисаллар китерә-китерә райондашларны вәгазьләде.

"Кылган изгелегегезне телегез белән юкка чыгармагыз!" дип тә әлеге күренешнең кеше тормышын җимерүен гыйбрәтле хәлләр белән аңлатты.

Тәрбия буенча күп киңәшләр бирде.
Рамазан аеның 24 көнендә райондашлар бергәләп авыз ачканнан соң җәмәгать белән намазга басты. 


Күңелдә йөрткән иң изге  теләкләрне тели-тели дога кылдык. Аллага шөкер, табында урын һәркемгә җитәрлек иде.

Шәхси эшмәкәр "Гәрәева" оешмасы пешекчеләре тәмле итеп әзерләгән ризыклар янына авыз ачарга каен суына кадәр куелган.


Руслан хәзрәт Мортазин мондый күңелле, тәрбияви мәҗлес оештыруда зур ярдәм күрсәткән район башлыгы Энгель Нәвап улына, Казан кунагы Рамил Юныска зур рәхмәтләрен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев