Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Иске Байсар авыл җирлегендә район башлыгы катнашында авыл җыены узды

Иске Байсар, Яңа Байсар, Чишмәбаш, Чиялек авылларын берләштергән җирлектә 781 кеше яши.

Авыл башлыгы Рәмис Кадыйров 2021 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясауны узган елгы җыенда халыктан кергән сорауларның үтәлешен барлаудан башлады. Борчыган проблемалар, нигездә, хәл ителгән.
Сөн елгасы ярын тоташтыручы басманы төзекләндереп куйганнар. Авыл юллары төзекләндерелгән,  балалар мәйданчыгы ясалган, быел спорт мәйданчыгын сафка бастырачаклар. 
 
  Җирлек районда эш күрсәткечләре буенча алдынгы позицияләрнең берсен били. Авыл җирлекләре рейтингында 6 урында байсарлылар.

  Җирлек халкын нигездә "Ташкын" хуҗалыгы эш белән тәэмин итә. Иске Байсардагы ягулык салу станцияләре, кафеларда да эшлим дигән кншегә эш җитәрлек. Шулай ук  үзаллы эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр елдан-ел артуга таба. Җирлек башлыгы һәрбер эштә аларның ярдәмен билгеләп үтте. Шулай ук Рәмис Кадыйров урта мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы, участок хастаханәсе, почта һәм башка оешма коллективларының эшчәнлеге белән тулы итеп таныштырды. Әлеге коллективларга, авылдашларга төрле өмәләрдә, җирлектәге эшчәнлектә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Зиратларны тәртиптә тотуда, коймаларны яңартуда да авылдашлар бердәм эш итә. Җирлек башлыгы тагын бер мәсьәләгә игътибар юнәлтте- авылда җәйге чорда су кими, су җитмәүне быелгы җәйдә хәл итәргә вәгъдә бирде җирлек башлыгы. Шул ук вакытта авылдашларының суга сак карашта булуларын сорады.

  Иске Байсардагы халык җыенында район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация катнашты. 
  Җыенда "Ташкын" хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар  Хәев, район авыл хуҗалыгы идарәсенең
финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов, район
социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова, район
ветеринария берләшмәсе баш табибы Фиргать Абдрахманов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев