Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген хезмәттәшебез, “Актаныш таңнары” газетасы журналисты Рузилә Хәсәнованың туган көне

Хөрмәтле Рузилә Рифкать кызы! Туган көнегез, гомер бәйрәмегез котлы булсын!

             Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез Радик белән тигезлектә, бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез.

            Балаларыгыздан килгән изге хәбәрләрдән куанып яшәгез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.


                     Котлы булсын туган көнегез,
                     Шатлык белән үтсен һәр көнегез.
                     Корычныкы булсын саулыгыгыз,
                     Кояшныкы булсын гомерегез.


                     Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
                     Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.
                     Аяз булсын мәңге күңел күгегез –
                     Без калабыз шушы теләктә.


     Изге теләкләр белән “Актаныш-информ” коллективы.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев