Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген коткаручылар Иске Иделдә ял итүчеләргә коену кагыйдәләрен аңлатты (+фото, +видео)

Бүген районның 103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе урынбасары Мияссәр Зарипов, гадәттән тыш хәлләр буенча әйдәп баручы консультант Рөстәм Хәмитов, Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов һәм участок полициясе хезмәткәре Ленар Хәбибуллин "ТАТМЕДИА" филиалы "Актаныш-информ" хезәткәрләре белән берлектә Актанышбаш җирлегендәге Иске Идел елгасы буйлап рейдка чыктык.

                  Рейд оештырылу юкка гына түгел. Республика буенча көн саен суга батып һәлак булучылар турында хәбәрләр килеп тора. Кичә, 11 июль көнне Чаллы шәһәрендә бер ир бала батуы билгеле булды.

            Бүгенге рейд район җитәкчесе Ленар Зариповның карары белән райондашларны кисәтү, профилактика максатыннан узды. 
 

           Беренче тукталышыбыз Чөгәнә авылы янындагы Иске Идел елгасы. Биредә балалар, оныклар белән бергә бик матур гаилә ял итеп, су керә иде. Формалы ир-егетләрне күргәч бераз аптырап та киттеләр. Әмма Мияссәр Зарипов ситуацияне аңлатканнан соң сөйләгәннәрен тын да алмый тыңладылар. 


 

             Эссе көннәр башлануга халык су буйларына ял итәргә ашыга. Безнең Актаныш районында легаль пляж булмаганлыктан, кем кая тели,  шунда су коена. Шуңа күрә уяулыкны бер генә секундка да югалтмаска кирәк. Аеруча балаларга карата игътибарлы булу төп таләп.

- Суга батучы үз хәлен үзе генә белә- кычкырып ярдәм сорарга аның хәле юк, ул чәбәләнә. Яр читендә утырган кайбер ата-ана баласының нигә кул-аягын болгаганын аңламый да кала, ә сабый бу вакытта исән калу өчен көрәшә. Зинһар өчен су буена баргач, балаларыгызны күздән яздырмагыз. 
                 Суга батучыны күрәсез икән арткы ягыннан тотып ярга алып чыгабыз. Шунда ук беренче ярдәм күрсәтәбез, авыз- борынын чистартабыз. Тезгә гәүдәсен салып эчендәге суны чыгарабыз. Сулыш ала алмый икән,  йөрәккә туры массаж ясала.  Алай да нәтиҗә булмаса, авыз аша һава кертәбез. Бу ярдәм суга батканнан соң 3-5 минут эчендә күрсәтелсә, кешене коткарып кала алабыз. Тизрәк коткару хезмәтенә, ашыгыч ярдәмгә шалтыратырга, ярдәмгә чакырырга кирәк,- дип аңлатты Мияссәр Зарипов. 

         Икенче тукталыш- шулай ук Иске Идел елгасы. Әмма бусында инде без Әҗәкүл авылына бардык. Актанышны төрле яклап уратып алган сулыкның кайсы ягына гына карама, выжлатып катерлар йөзә, төркемләп су коенучыларны очратасың. Бөек Җиңүгә куелган һәйкәл артындагы сулыкны да яраталар. Монда инде дистәләгән кеше- балалар, яшьләр, өлкәннәр  җәйнең ямен татып рәхәт чигә- йөзәләр, чәчрәтәләр, чумалар. 

             Мияссәр Зарипов бу юлы да су коенучыларга үтемле киңәшләрен бирде. Суга батучыны коткару, аңа беренче медицина ярдәме күрсәтүне су керергә килгән егетләрнең берсе белән үзен үк демонстрацияләде. Аны сез әлеге видеодан карый аласыз. 

   

            Район сулыкларында коену тыелмый. Әмма сулыкларга баргач, якын-тирәдә исерек хәлдә су керүчеләр булса, балаларга, мөмкинлеге чикле кешеләргә карата  битарафлык күрсәтмәгез.  Гадәттән тыш хәл килеп чыга калса, үзегезне кулга алып ярдәмгә ашыгыгыз. Җәйләребез хәвеф-хәтәрсез, имин узсын!    

Раил Харисов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев