Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген, ниһаять, суд Нәгыймова белән Кираметдиновны аерган

Суд утырышы алдыннан Ильмира Нәгыймова: «Тагын нәрсә уйлап чыгарырлар, карарбыз», – дип язган иде.

Бераздан соң ул суд карарын фотога төшереп элде һәм «Булды! Бу тема ябык!», диде.

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов арасындагы гауга татар эстрадасы белән кызыксынган һәркемне гаҗәпләндерде, бер үк вакытта борчуга салды. Җырчы гаиләнең таркалу алдында торуы, Русланның Ильмираны түбәнсетеп, мыскыллап яшәве турында Нәгыймова үзенең инстаграмм битендә язды.

Реклама

Берәүләр, Ильмираны гаепләп Русланны якласа, икенчеләр, киресенчә, бүгенге заманда хатын-кызның гаиләдә җәберләнүе башка сыймаслык хәл дип бәяләде.

Ильмира концертларда, социаль челтәрләрдәге фотоларда ялтыравыклы, матур, парлы күренешнең иллюзия икәнлеген бүген хөкемдарарга да аңлата алган, димәк.

Хәерле булсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X