Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Пучыда туган көнендә Ленин бабайны искә алдылар

Пучы авылы мәдәният йорты каршында В. И Ленинны искә алу тантанасы булды.

Ленин һәйкәле янында узган митингта мәктәп укучылары, районнан килгән КПРФ бүлекчәсеннән өлкән ветераннарыбыз, авылыбызның Ленин лозунгы астында тәрбия алучы, шигарьләрен бүгенге көндә дә яттан белүче өлкән буын апа-абыйлар да теләп катнашты.

Алар тарихны барлап, бер кат күз алдыннан үзләренең яшьлек елларын уздырганда ирексездән күзләренә яшьләр килде. Әйе, үткәнен белмәгәннең киләчәге юк диләр. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт белдерәбез!

 

Илгина Нуретдинова, Пучы мәдәният йорты директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев