Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша маникюр һөнәренә укучы 10 хатын-кыз имтихан тапшырды

Чаллы шәһәреннән махсус үзәктән килгән белгечләр аларга ай дәвамында уку оештыра

11 май көнне районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша маникюр һөнәренә укучы 10 хатын-кыз имтихан тапшырды. 

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучыларга, шулай ук бала ялында булучыларга шушындый өстәмә һөнәр үзләштерү мөмкинлеге инде шактый еллар бара. Чаллыдан махсус үзәктән килгән белгечләр аларга ай дәвамында уку оештыра. Сайлаган һөнәрнең серләренә төшендерә. Укуларын тәмамлап, имтихан тапшыргач, кулларына сертификатлар бирелә. Киләчәктә алар шул юнәлеш буенча эшкә урнаша яисә үз эшен башлап җибәрә ала.  
Гөлнара Салаватова, “Өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге квалификация үстерү региональ агентлыгы”ның  Яр Чаллы филиалы җитәкчесе:

-Сезнең районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән 2009 елдан бирле хезмәттәшлек итәбез. Без аерым категория гражданнарны төрле һөнәрләргә укыту белән шөгыльләнәбез. Килгән саен укырга теләүчеләрдән төркем тупланган була. Аларны укыту гына түгел, эшкә урнашуларына да ирешергә тырышабыз. Әлеге төркемдәге кызлар да ай дәвамында маникюр эшенең нечкәлекләренә төшенде. 

undefined

undefined

Реклама

Барлык техник җиһазларны да уку оешмасы үзләре белән алып килгән. Кызлар бик теләп тырнакларны матурлауга өйрәнгәннәр. Кызларга белемне Анастасия Козлова биргән. Ул да кызларның тырыш булуларын ассызыклады. Әлеге һөнәргә кызыксынулары көчле, диде. Әлеге һөнәр чыннан да, бүгенге көндә бик актуаль.

undefined

-Мин биржада исәптә тора идем. Алар шушындый отышлы тәкъдим ясадылар. Мин каршы килмәдем. Бик теләп маникюр булырга укый башладым. Уку бик кызыклы булды. Маникюр дигәндә, тырнак буяу гына дип уйлый идек, ә аның нечкәлекләре бик күп икән. Киләчәктә бу һөнәр миңа файда китерер дип исәплим, -ди Илзирә Гаянова. 

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X