Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген районыбызның хөрмәтле шәхесе, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның туган көне

Хөрмәтле Энгель Нәвап улы! Сезне ихластан туган көнегез белән котлыйбыз, күңелебездәге иң якты теләкләребезне юллыйбыз.

                 Сез гомерегезне туган ягыбызга,  халкыбызга, милләтебезгә багышлаган олы хөрмәткә лаек җитәкче.  

         Сезнең оста оештыра белү сәләте, район, республика җитәкчеләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра, урынлы һәм дөрес карарлар кабул итә белүегез Актанышыбызны Татарстанга, Россиягә үрнәк татар төбәгенә әверелдерде. Районның социаль-икътисадый тормышына зур игътибар бирәсез, яңалыклар белән бергә атлыйсыз, билгеләгән максатыгызга ирешү өчен бар көчегезне куясыз.

           Районыбызда авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният сәнәгать, сәламәтлек саклау, спорт өлкәләрендә соңгы елларда киң колач белән барган төзелешләр һәм башка күп проектлар Сезнең һәм Сезнең команда инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Һөнәри осталыгыгыз, тәҗрибә, тирән белемегез Сезгә киләчәктә дә районыбызның икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгытырга,  һәм бөтен Татарстан файдасына яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанабыз.

 

              Энгель Нәвапович!

 

         Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телибез. Якыннарыгыз янәшәсендә, гомер юлдашыгыз Сәрия апа белән балаларыгызның игелекләрен генә күреп озын-озак яшәгез. 


Гамьле еллар,ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән.
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр.


Сезгә булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә
Шатлык –куанычлар, зур бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.

 

Ихтирам белән, барлык райондашларыгыз исеменнән “Актаныш-информ” коллективы. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев