Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

РӘХМӘТ СИҢА, И, ГҮЗӘЛ ЗАТ: Бүген районыбызның уңган хатын-кызларын хөрмәтлиләр

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан зур бәйрәм тантанасы уза.

Хатын-кызларыбызның матурлыгын, асыл сыйфатларын, эшлеклелеген, уңганлыгын күрсәтүче күргәзмә фойеда бәйрәм кунакларына тәкъдим ителде. 


Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов барлык хатын-кызларга гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү кебек җаваплы вазыйфа белән беррәттән районыбызның төрле хезмәт тармакларында тырышып эшләүче гүзәл затларга рәхмәт хисләрен белдерде. 

 

 

Авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәүдә өлкәсендә тырыш хезмәт куйган хатын-кызларыбыз сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов уңганнарга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Районыбызның сәнгать әһелләре, талантлы яшьләр, балалар бик матур концерт номерларын күрсәтте.

Район җитәкчелеге хатын-кызларга тагын бер олы бүләк әзерләгән. Хәзерге вакытта тамашачылар Татарстанның атказанган артисты, халкыбызның сөекле җырчысына әверелгән талантлы улы Филүс Каһировның концерт программасын карый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев