Актаныш

Бүген сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Хәтәр вакыйгаларга сигез дистә елдан артса да, алар салган кара шом халык күңеленнән әле дә җуелмый.

Сәяси золым корбаннарын искә алу көне 1991 елның 18 октябрендә РСФСР Югары Советы карары белән гамәлгә кертелде. Әлеге дата 1974 елның 30 октябрендә Мордовия лагерьларындагы тоткыннарның ачлык игълан итүенә бәйле сайлана. Аны сәяси тоткыннар СССРда сәяси репрессияләргә каршы протест билгесе итеп, төрмә һәм лагерьларда тоткыннар белән рәхимсез мөгамәләгә каршы игълан итә.

Тоталитар режимнан зыян күрүчеләрнең төгәл санын исәп­ләп булмый. Русия Президенты каршындагы Реабилитация комиссиясе мәгълүматлары буенча, гаепсез репрессияләнү­челәр — миллионнар, һәм алар­ның шактый өлеше беркайда да исәпкә алынмаган. Сакланган документлар буенча, 1921 елдан 1953 елга кадәр генә дә 4,6 миллион кеше репрессияләнгән. Шунысын истә тотарга кирәк: зыян күрүчеләр исемлегенә репрессия­лә­нүчеләр үзләре генә түгел, аларның балалары да керә, алар эзәрлекләүләр нәтиҗә­сендә әти-әниләреннән мәх­рүм калган.
Русия Президенты каршындагы Комиссия мәгъ­лүматлары буенча, “Сәяси золым корбаннарын реаби­литацияләү турында”гы Закон гамәлгә кертелгәннән алып 2015 ел ахырына 3,7 миллионнан артык кеше реа­билитацияләнгән. Шул исәп­тән, сүз зур иҗтимагый резонанс тудырган эшләр, аерым алганда, бөек биюче Рудольф Нуриевны, Патриарх Тихонны һәм аның даирәсен, меньшевиклар партия­сенең танылган эшлеклеләре — Марк Бройдо, Николай Суханов, галим-биолог Николай Тимофеев-Ресовскийны реабилитацияләү турында бара.
1989 елның ноябрендә СССР Югары Советы “Көчләп күченде­релгән халыкларга каршы законсыз һәм җинаятьчел репрессив актларны законсыз дип тану турында” Декларация кабул итте. 1992 елда Президент каршында Сәяси золым корбаннарын реабилитацияләү буенча комиссия төзелде.
Бүген бу юнәлештә эш дәвам итә: Русиядә золым корбаннарына ярдәм итүгә юнәлтелгән карарлар кабул ителде һәм үтәлә, реабилитацияләнгәннәр эшләре буенча махсус комиссияләр төзелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: