Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан матбугаты көне белән, хөрмәтле хезмәттәшләр!

Бүген, 19 майда Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, мөхәррирләрне, нәшер итүчеләрне, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләрен, басма таратучыларны берләштерә.

           Быел Татарстан матбугаты көнен 24нче тапкыр бәйрәм итәбез. 

           Кызыксыну, эзләнү һәм чын мәгънәсендә граждан булуның ныклы традицияләре, иҗат хөрлеге һәм җаваплылык, мәгълүматның актуальлеге һәм укучы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тору — болар барысы да республика, район матбугатының үзенә генә хас үзенчәлекләре. Шуңа күрә дә журналистиканы кайчакта сәнгать дип тә, «дүртенче хакимият» дип тә атыйлар. Танылган сүз осталары, публицистика даһиләре яңалыкларны «тудыру» яисә агымдагы вакыйгаларны яктырту белән генә чикләнми. Алар каләменнән төшкән һичшиксез әдәби дәрәҗәгә һәм сәнгати кыйммәткә ия текстлар көн кадагындагы мәсьәләләрне формалаштыра, җәмгыятьнең кәефенә йогынты ясый, үз позицияңне булдыруга өнди. Тере, тәэсирле тел белән язылган, мисаллар белән расланган һәм теманы һәрьяклап тулысынча яктырткан мәкаләләр күтәрелгән проблемаларны тирәнтен өйрәнүгә, танып белүгә һәм укуга этәргеч бирә, халыкның гомуми мәдәни дәрәҗәсен үстерә.

             Хөрмәтле журналистлар, хәбәрчеләр, матбугат хезмәткәрләре! 

                                  Һөнәри бәйрәмебез котлы булсын!

             Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев