Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Татарстанда коронавирус йоктырган 102 кеше ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә яңа коронавирус диагнозы 1310 татарстанлыда расланган.

Бүген Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 102 яңа очрагы теркәлде:

10 кеше хастаханәгә озатылган, 92 кешенең җиңел яки симптомсыз авыру формасы бар, шуңа күрә өйдә тулысынча изоляциядә дәваланалар.

Бер очрак читтән кергән, 101е - авырулар белән элемтәдә булган.

 

Шулардан:

18 яшьчә - 7

18 дән 30 яшькәчә - 40

30 дан 50 яшькәчә - 23

50 дән 60 яшькәчә - 20

60 тан 70 яшькәчә - 9

70 тән 80 яшькәчә - 2

Реклама

80 нән 90 яшькәчә - 1

90 яшьтән олыраклар - 0

География: 

Казан – 75;
Чаллы – 1;
Кукмара - 1;
Буа -3;
Биектау -3;
Нурлат -1;
Арча -2;
Яшел Үзән - 6;
Лаеш -2;
Югары Ослан -1;
Апас -3;
Саба -3;
Питрәч-1.

Барлыгы бөтен чор эчендә СОVID-19 диагнозы 1310 кешедә расланган. Бүген 395 кеше стационарда дәвалана. Үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә - 4 кеше тоташтырыгнан.

Барлыгы бөтен чор эчендә – 184 кеше ( тәүлеккә +20) савыкты.

Республикада бүген экспертиза COVID-19 диагнозыннан үлүнең дүртенче очрагын раслады. 5 майда Яр Чаллы шәһәрендә 1969 елда туган кеше вафат булды. 19 апрельдә ир-ат Яр Чаллы инфекция хастаханәсенә озатыла. 21 апрель көнне ул 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенең стационарына "яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы, ике яклы полисегментар пневмония, ОРДС" диагнозы белән кергән.

25 апрельдән ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Татарстанлылардан үзебезне изоляцияләү режимын саклауны сорыйбыз! Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев