Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Һава торышының кинәт начараюы 20 июльдә 11.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, 20 июльдә көндез республика территориясендә урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә җил һәм яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идәрәсе матбугат хезмәте хәбәр...

Һава торышының кинәт начараюы 20 июльдә 11.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр көтелә.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, 20 июльдә көндез республика территориясендә урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә җил һәм яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идәрәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идәрәсе киңәш итә:
һава торышы шартлары начарайган очракта, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында тормаска; йорт кәрнизләре, реклама такталарыннан ераккарак китәргә кирәк. Көчле җил вакытында җәрәхәт алу, имгәнүне булдырмас өчен, подъездга яки бинаның подвалына керергә киңәш ителә. Табигатьтә булганда, көчле җил чыкса, урман яки сулыкларда юнәлешне югалтмас өчен, алдан чаралар күрү мөһим;
көчле яңгыр, яшен һәм көчле җил юл хәрәкәте катнашучыларына зур куркыныч тудыра.
Һава торышы начар булган вакытта автомобильдә барганда, алдагы машинаны узып китү, узышу, башка полосага күчүдән тыелып торырга кирәк. мондый очракларда юл-транспорт һаләкәте күбесенчә алдан барган транспорт чарасы белән килеп чыга. гадәттә кабул ителгән араны озынайту, тизлекне киметү яхшы. Кисәк тормозга басарга ярамый: тукталырга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Машина йөртүчеләргә автомобильләренең техник торышын, аеруча тормоз системасының дөрес эшләвен, тәгәрмәчләрнең бөтенлеген, оптика төзеклеген алдан кайгыртырга кирәк.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/19/144697/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев