Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген - Әтиләр көне!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәр сәхифәләрендә — инстаграм һәм «ВКонтакте»да татарстанлыларны Әти көне белән котлады.

Татарстан Президенты үзенең әтисе — Нургали Миңнеханов белән булган фотолардан слайд-шоу куйган. «Әтиләр көне белән! Әтиләрегезне хөрмәт итегез һәм кадерләрен белегез, үлгәннәрне дога белән искә алыгыз», — дип язган. 
 
Әтиләр көне Россиядә беренче тапкыр илкүләм дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Яңа истәлекле дата РФ Президенты Владимир Путин указы белән билгеләнгән. 

    Актаныш районының Югары Яхшый мәктәбе дә Әтиләр көне уңаеннан оештырылган “Әти янына эшкә-К отцу на работу» акциясенә кушылды.7 сыйныф укучысы Ралиф Уразбахтин әтисе белән бергәләп мал сарае төзүдә катнаша. 
 

Реклама

       Әтиләр-гаиләнең терәге. Әтиләр нык булса, гаиләдәге балалар да бәхетле була. 

       Гаиләнең ныклы терәге, ышанычы, таянычы булган барлык әтиләрне дә әлеге матур бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Барлык әтиләргә саулык-сәламәтлек, озын гомер, якыннары арасында иң кадерле, хөрмәтле кеше булып, бәхетле тормышларда яшәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев