Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген төнлә һава температурасы -2гә кадәр булса, туфракта -4кә кадәр булачак

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда һава торышының начараюы турында кисәтә. Республикада кырау һәм көчле җил көтелә. 12 майның төн уртасыннан 22 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән кырау төшү көтелә, төнлә һава температурасы -2гә кадәр булса, туфракта -4кә кадәр, көндез һәм кич көньяк-көнбатыштан секундына 18-23 м (Казанда-15-20 м)...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда һава торышының начараюы турында кисәтә.
Республикада кырау һәм көчле җил көтелә.
12 майның төн уртасыннан 22 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән кырау төшү көтелә, төнлә һава температурасы -2гә кадәр булса, туфракта -4кә кадәр, көндез һәм кич көньяк-көнбатыштан секундына 18-23 м (Казанда-15-20 м) тизлекле көчле җил исү ихтималы бар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш Идарә матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көчле җил һәм кырау юлда булучыларга куркыныч шартлар тудыра. Шунлыктан, машина йөртүчеләргә куркыныч маневрлардан баш тарту хәерле. Күпчелек юл-транспорт һәлакате алда баручы транспорт чарасына бәйле рәвештә килеп чыга. Шуңа гадәти дистанцияне артырып, тизлекне киметергә кирәк.
Мөмкинлек булса, торак пункттан читкә чыкмау киңәш ителә. Шоферларга мәктәп, күпер, юл чатларында сак булырга кирәк.
Җәяүлеләргә юлны тиешле урында гына кисеп чыгарга һәм, һава торышы начар булганда, машина йөртүчеләрнең күз күреме начараюн истә тотарга тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев