Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Яңа Әлем һәм Иске Байсар авылларында Әлфия Когогинаның мобиль кабул итү бүлмәсе эшләде

Авыл халкын борчыган сораулар, тәкъдимнәр, шикаятьләр кабул ителде. Волонтерлар мобиль кабул итүгә килүчеләрдән 14 мөрәҗәгать язып алды.

Авыл халкы депутат исеменә үз наказларын җиткерде.

Терлек асраучыларга субсидияләр күләмен арттыру (корылык кебек начар һава шартларында дәүләт ярдәме), 
клубларга, балалар бакчаларына, спорт корылмаларына һәм балалар өчен уен мәйданчыкларына капиталь ремонт,
федераль дәүләт белем бирү стандартларын тәэмин итү өчен мәктәпләргә проект комплектлары (ноутбуклар, экраннар белән протекторлар) кирәклеген әйттеләр.

Шулай ук
ТКХ һәм төзелеш материалларына бәяләрнең киске артуы, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәт хакының аз булуына да борчыла авыл активы. Бигрәк тә өлкәннәр авылның, илнең киләчәге өчен борчыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев