Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүгенге көн мәхшәре: йөзләгән авария, трамвпунктларга чират... (ФОТОЛАР)

Татарстан гидрометеорология үзәге һава шартларының начарлануы турында кисәтү таратты. 11 ноябрьдә көндез, 12 ноябрьдә төнлә һәм иртән республикада көчле бозлавык көтелә. Гидрометеорология үзәге хәбәре буенча бүген һәм киләсе тәүлектә республикада көчле явым-төшемнәр көтелә. Ул юеш кар, бозлы яңгыр, яңгыр булырга мөмкин. Шулай ук томан, төнлә һәм иртән кыска вакытлы бураннар...

Татарстан гидрометеорология үзәге һава шартларының начарлануы турында кисәтү таратты. 11 ноябрьдә көндез, 12 ноябрьдә төнлә һәм иртән республикада көчле бозлавык көтелә.
Гидрометеорология үзәге хәбәре буенча бүген һәм киләсе тәүлектә республикада көчле явым-төшемнәр көтелә. Ул юеш кар, бозлы яңгыр, яңгыр булырга мөмкин. Шулай ук томан, төнлә һәм иртән кыска вакытлы бураннар булуы ихтимал. Юлларда көчле бозлавык саклана.
Һава шартларының начарлануы сәбәпле, "Казан" халыкара аэропорты ябык иде. 11сәгать 35 минутта һава юлы ачылды, 15.00 сәгатькә кадәр 8 (917) 224-87-94 телефоны буенча "кайнар линия" эшли, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе. Шулай ук авиапассажирлар федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе ТР буенча гигиена һәм эпидемиология үзәгенең кулланучылар өчен белешмә үзәгенә 221-90-16 номеры белән шалтырата ала.
Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга, тизлекне сәгатенә 40 километрдан да арттырмаска киңәш итә. Озын юлга чыгарга туры килсә, куркынычсыз тизлекне сайларга, каршы юлга чыгудан сакланырга кирәк, диләр.
Һава шартлары начар булу сәбәпле, Казанда электр чыбыклары бозланып, трамвай, троллейбус йөрешенә тоткарлыклар китереп чыгарган. Шул уңайдан, шәһәр пассажирларына, автобус һәм метродан файдаланырга киңәш ителә.
Ата-аналар игътибарына да кирәкле мәгълүматлар бар интернет челтәрендә: күп кенә Казан мәктәпләрендә башлангыч классларда укулар туктатылган.
Оренбург - Казан трассасында Сокуры авылыннан чыгу юлында ике йөк машинасы бәрелешкән. Юлларда зур бөке барлыкка килгән.
Гомумән, бүгенге көн йөзләгән аварияләре һәм травмпунктларга җыелган чиратлар белән хәтердә калыр.
Шәһәрара автобусларга да юллар ябылган иде, хәзер тоткарлыклар юк, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.
________________________________________
Ашыгыч ярдәм хезмәте телефон номерларын тәкъдим итәбез:
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе - 8 (843) 227-45-63, 8 (843) 227-46-96
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге - 8-831-469-17-78
Федераль юл агентлыгының диспетчер хезмәте - 8 (843) 273 54 08
ЮХИДИнең дежур бүлеге - 8 (843) 5-33-38-88
ЮХИДИнең ышаныч телефоны - 8 (843) 2-912-002
Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, "112" бердәм номеры буенча кичектергесез оператив хезмәт чакыруына кәрәзле яки стационар телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай мөрәҗәгать итә аласыз.
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/64305-bүgenge-kөn-mәhshәre-yөzlәgәn-avariya-tramvpunktlarga-chirat-foto-video.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев