Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүгенге студентлар очрашуын...район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды

Кышкы сессияләрен уңышлы тапшырып кайткан студентлар бүген күпләрнең әле төшенә дә кереп карамаган "Адымнар-Актаныш" күптелле гимназиясендә очрашты.

Башка еллардан үзгә буларак студентлар очрашуын алып баруны район башлыгы Энгель Фәттаховка тапшырдылар. Энгель Нәвап улы студентларны сәламләп укуларында уңышлар теләде. Республикада дүртенче булып ачылган "Адымнар-Актаныш"ны сезгә күрсәтәсебез килде",- диде ул төрле югары уку йортыннан кайткан егет-кызларга.

  Актанышның беренче санлы мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучысы Гөльяз Хәйретдинова "Без-Актаныш яшьләре туган ягыбызны яратабыз! Аны үстерүдә, яңа биеклеккә күтәрүдә үзебездән торганның барысын да эшләрбез!,- дип вәгъдә бирде. Әйе, сәләтле кыз киләчәк тормышын туган як белән бәйләргә тели. Максатчан программа нигезендә укырга кереп "Адымнар- Актаныш" мәктәбенә укытучы булып кайтырга уйлый ул. 

  Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова студентларны җирлектәге мәгариф эшчәнлеге белән таныштырганда студентларны максатчан программа буенча укырга керү кагыйдәләре белән таныштырды.

  Укытучылардан тыш районның авыл хуҗалыгы тармагына да белгечләр кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев  агроном,  зоотехник, мал табибы, ветеринария берләшмәсе лабораториясенә белгечләргә дә кытлык булуын җиткерде. 

  Үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров, технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова,
сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева, гимназиягә 2021-2022 уку елында укытырга кайткан 6 яшь мөгаллимнең берсе Рәмис Хәсәнов, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираеваның да чыгышын игътибар белән тыңлады яшьләр. 
Соңыннан исә төрле уку йортларында белем алучы студентлар БДИ бирү, укырга керү, студент тормышы турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев