Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Бүгенге тормышлар оҗмах ул”

Республикабызның үрнәк гаиләләре турында "Без бергә" дигән өр-яңа китап дөнья күрде. Аңа безнең районнан Гөлдәлифә һәм Габдулла Әхмәтгалиевләрнең исемнәре кертелгән. Бу яңалык Качкын авылында яшәүче Әхмәтгалиевләр гаиләсе өчен күңелле вакыйгаларның бер өлеше генә әле. Алар шушы көннәрдә Казан Кремленә кадерле кунак итеп чакырылдылар. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм...

Республикабызның үрнәк гаиләләре турында "Без бергә" дигән өр-яңа китап дөнья күрде. Аңа безнең районнан Гөлдәлифә һәм Габдулла Әхмәтгалиевләрнең исемнәре кертелгән. Бу яңалык Качкын авылында яшәүче Әхмәтгалиевләр гаиләсе өчен күңелле вакыйгаларның бер өлеше генә әле. Алар шушы көннәрдә Казан Кремленә кадерле кунак итеп чакырылдылар.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым республиканың үрнәк гаиләләрен Казан Кремлендә кабул итте. Гаилә традицияләренә тугрылык күрсәткән 50 гаилә катнашкан анда.
Икенче көнне Качкынга юл тоттык. Көзге бакча муллыгына күмелеп утырган төзек, матур йортлары белән каршы алды ул. Әхмәтгалиевләр яшәгән үзе җыйнак, үзе якты-нурлы йортны эзләп табу да кыен булмады. Аларның Казаннан алып кайткан хис-кичерешләрен уртаклашу иде исәбебез. Ялгышмаганбыз: искиткеч зур тәэсирләр алып кайтканнар.
Яннарында бөтерелүче кечкенә оныкларының берсе Адиләнең:
- Мин дә синең кебек бик-бик әйбәт әби булырмын әле, Президент янына барырмын әле, - дип әйткән сүзләре үрнәк гаилә тәрбиясе турында сөйләмимени?!
- Оныкларыбыз җәй буе диярлек яныбызда булалар. Балалар да еш кунак булалар, көн саен шалтыратып хәлебезне беләләр, - ди Гөлдәлифә апа.
Алар 3 кызга гомер бүләк иткәннәр. Айгөл Әхмәтгалиева - язучы, журналист. Сөмбел һәм Айсылу - әти-әниләре һөнәрләрен дәвам итүчеләр.
Габдулла Әхмәтгали улы заманында мәктәп директоры, партком секретаре булып та эшләгән. Ләкин гомеренең шактый өлешен балаларга белем бирүгә багышлый ул. Хәрби башлангыч белем, тарих, рәсем дәресләреннән керә. Хезмәт ветераны.
Гөлдәлифә Габдрахман кызы иң әүвәл китапханәче һөнәрен үзләштергән. Яшьлек елларында китапханәче булып эшләгән. Әдәбиятны, тарихны яратуы һәм иң мөһиме - укытучы булу хыялының өстен чыгуы аңа максатына ирешергә ярдәм итә. Ул 1979-1986 елларда Казан дәүләт университетын читтән торып тәмамлый. Мәктәптә тарих һәм җәмгыять фәннәреннән укытуга күчә. Лаеклы ялга
чыкканчы мөгаллимлек итә.
- Балаларыбыз бик кечкенә, бу безнең өчен бик җаваплы чор иде. Әнкәй каты авырып, 3 ел урын өстендә ятты. Үземнең инәкәем, Түкедә яшәүче Сания әби һәрвакыт ярдәм кулы суздылар. Укырга киткәндә Мөнәздәхә апа кечкенә кызыбыз Айсылуны алып калып, "Үзем карыйм, син укы", - дип, безгә зур терәк булды. Тормышымда гел шундый яхшы кешеләр очрап торды. Чатта яшәүче олы апам Нәсимә Гариповага да чиксез рәхмәтлемен. Фәнҗия исемле апам Качкында тора, көн саен күрешәбез.
Әхмәтгалиевләрнең бергә яши башлауларына 43 ел. "Без үскәндәге белән чагыштырганда бүгенге тормышлар оҗмах ул", - диләр күпне күргән, күпне кичергән Әхмәтгалиевләр. Сканвордлар газетасы алдыралар, "Үзебезгә картаерга ирек бирмибез", - диләр, уенын-чынын бергә кушып.
- Икебез дә намаз укыйбыз. Габдулла җомга намазына мәчеткә йөри. Тик безне бернәрсә борчый. Авылыбызда ир-егетләрне башлангыч дин гыйлемен өйрәтүче имам-остазлар юк. Яшьләр дингә тартылса, авылыбыз тагын да нурланып китәр иде, - ди Гөлдәлифә апа.
Лилия Муллагалиева (оныклары):
- Әби-бабайларымны бик яратам, хөрмәт итәм. Алар үзләренең дәрәҗәләрен үзләре белеп яшиләр, үзләрен кимсетмиләр. Җәй саен авылга кайтып, бөтен каникулымны монда уздырам. Алар әти-әниләребезгә тиешле белем биргәннәр, үзләре үрнәгендә тәрбияләгәннәр. Без дә аларга охшарга тырышабыз.
Адилә Хәбибуллина (оныклары):
- Мин әбекәй һәм бабакай белән горурланам. Алар - бик тырыш кешеләр. Чисталыкны, пөхтәлекне яраталар. Тәмле ризыклар пешереп, безне сыйлыйлар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

{mpremote}https://youtu.be/bD8rhM9o3I0{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев