Актаныш

Бәхет белән бергә гомер телисе калган ла...

Авылда Өммегөлсемнең хәленә керүче юк. Аның һәр көн саен салмак адымнар белән авыл урамнарын иңләвен дә бер гадәт кебек кенә кабул итәләр. Бер ноктага төбәлеп, яннарыннан эндәшми, сәламне алмый, сорауларга җавап бирми генә үтеп киткән чакларыннан да ниндидер бер гаеп эзләргә керешәләр. Ә бала-чагалар исә, бөтенләй "сихерче" дип урап узарга...

Авылда Өммегөлсемнең хәленә керүче юк. Аның һәр көн саен салмак адымнар белән авыл урамнарын иңләвен дә бер гадәт кебек кенә кабул итәләр. Бер ноктага төбәлеп, яннарыннан эндәшми, сәламне алмый, сорауларга җавап бирми генә үтеп киткән чакларыннан да ниндидер бер гаеп эзләргә керешәләр. Ә бала-чагалар исә, бөтенләй "сихерче" дип урап узарга тырыша, кыюраклары бармак төртеп үртәп китүдән дә оялмый. Ни өчендер бер генә кеше дә аның хәсрәт белән эчкә баткан күзләренә туры карап, күңел халәтен аңлауны кирәксенми.
Мәрхәмәтсезлекме бу? Шәфкатьсезлекме? Әллә инде кеше кайгысына бармак аша караумы? Юкса, кайгы чит булмый диләр дә бит...
Өммөгелсем хәлендә булсалар, бу кайгы-хәсрәтләрне күтәрә алырлар иде микән? Җир-күк сабырлыклары бардыр аңарда.
- Тормышта бер генә көн дә рәхәт күрмәдем. Кемнең кемгә дигән каргышлары төшкәндер, аңламыйм. Юкса, мин дә әти-әниемнең сөекле бер баласы идем, - дип юкка гына өзгәләнми инде ул. Бу сүзләр дә бик сирәк, тулышкан көннәрендә генә ишетелә. Гомумән, зарлана белми ул. Бар хәсрәтен эчкә йотып, хәтер төенчеген бер бәйләп, бер сүтеп көн күрә, уйлары белән үткәннәрендә яшәве күзләренә, йөзенә язылган бит югыйсә.
Балачагы барлык яшьтәшләренеке кебек үтте аның. Күзгә бәреп торган чибәрлеге булмаса да, иң беренчеләрдән булып тормышка чыкты. Күрше авыл егетенең хатыны булып куйганын үзе дә сизмәде ул. Тик, хыялланган бәхетле тормыш кына аны урап узды. Беренче сынау - биш бала белән тол калу булды. Кайнана-кайната йортында 35 яше дә тулмаган килеш, балаларын кочаклап сыңар канатлы калганда йөрәгенең иң нечкә кылларына кадәр тетрәнде. Итәк тулы балалар белән туган нигезенә кайту турында сүз дә булмады. Әтисе коры гына: "Яшәвеңне шунда дәвам ит, насыйбың очраса, кабат гаилә корырсың", - дип кайнана-кайната йортында калдыруны кирәк тапты. Яклар кешесе, ышыкланыр аркасы булмаган киленне кем соң иркәләп утырыр? Биш бала белән кем хатынлыкка алыр, бу нарасыйларны кем сыендырыр? Буш хыяллар иде бу. Балаларының кул арсына кергәнен көтә-көтә гомер узганын сизмәде дә ул. Кыз-уллары да үсеп, буйга җитте. Тик Өммегөлсем көткән җиңеллек кенә килмәде. Бала кечкенә чакта бер көйдерсә, үскәч мең көйдерә, диюләре хак булган икән. Шатлыклы мизгелләр урынына Ананың йортын бер-бер артлы кара кайгы шакыды. Юкса, дөньялар да тыныч, сугышлар да бармый, тик менә яшь гомерләр өзелүгә сәбәпләр чыгып тора. Бәгыре өзелеп, җиргә чүгәләгән көннәре күп булды Өммегөлсемнең. Акыллары чыгудан куркып, йокларга ятарга курыккан көннәре дә рәттән иде. Яшәү теләге калмаган көннәрдә җептән нечкә бер өмет аны аякка бастырды. Барысы да үтәр, дип пышылдый иде ул. Яшәүдән туеп Ходай алдында гаепле буласы килмәде. Нишлисең, үзеңә тиешлене гомерләргә көч табарга кирәк.
Бүген Өммегөлсемнең биш баладан бер кызы гына исән-сау. Ул үз гаиләсе белән авылның икенче очында яши. Әнисенә карата бик ихтибарлы, ихтирамлы. Ярый әле күңел юатырга ул бар. Лачындай дүрт баласы белән ул бары тик төшләрендә генә очраша.
Нәкъ тормыш иптәше Гыйльмуллага охшаган олы улы Газизенә тормышының чәчәктәй вакытында чир тиде. Ике ел очрашып йөргән кызы аңа бозык ясаган дип сөйләделәр. Чөнки, аның белән араларны өзелеп, башка кызга өйләнергә җыенып йөргән көннәрдә, көтмәгәндә, авыру аны аяктан екты. Нинди генә хастаханә юлын таптасалар да, әбидән-бабайга йөрсәләр дә, файдасы тимәде. Кулына балдак кия алмыйча, әнисен хәсрәткә салып, ул язгы бер таңда мәңгелеккә күзләрен йомды. Өммегөлсем балаларын нинди авырлык белән үстерүен, җае чыккан саен, башларыннан сыйпап бәхет теләвен уйлап өзгәләнде. Бәхет белән бергә озын гомер дә телисе калган шул дип үзен битәрләде.
Бала хәсрәте гомерлек, диләр. Балаларын вакытыннан алды гүргә иңдергән аналарга Ходай сабырлыклар бирсен. Ә Өммегөлсем язмышын башкалар кабатламасын. Әтисез үскән бала дип, Венерны да армия сафларына җибәрәсе килмичә, комиссариат юлларын күп таптады ул. Яклаучысы булмаганнарга Закон да һәррчак кырыс бит ул. Сәламәтлеге туры килә, яше тулган, хәрби бурычтан азат итәр сәбәп күрмибез диделәр биредәге "корсаклы" абзыйлар. Өммегөлсем белә бит, калын җилкәле әтилеләрнең балалары күптән кесәсенә хәрби билет алып тыкты инде. Әнә авылдагы җитәкчеләрнең балалары берсе дә солдатта булмаган. Калада зур кешеләре булганнар да бик шома котылган. Өммегөлсемнең бит хәсрәт төенчегеннән башка берние дә юк. Хәтта сарылып елар якын кешесе дә...
Ана күңеле нидер сизенгән бугай. Кайтыр көннәре җиткәндә генә авылга хәсрәтле хәбәр кайтты. Венер үз-үзенә кул салган. Әни күңеле кайгылы табут кайтканчыга кадәр ышанмады. Кайткач та, аны ачтырмадылар, газизенең соңгы тапкыр маңгаеннан гына да үбәргә рөхсәт бирмәделәр. Ничәмә еллар нужа күреп, төн йокыларын бүлеп үстергән балага бу юлы әнисе түгел, ә хәрбиләр хуҗа иде.
Венерны "Көтәм!" дигән вәгъдәләрен кат-кат кабатлап, Сәгыйдә озатып калды. Ике арада хатлар өзелмәде. Тик менә дус кызлары Сәгыйдәнең Яңа ел бәйрәмендә күрше авыл егете белән биегән фотосурәтен шаярып кына Венерга салырга уйладылар. Мәхәббәтләре чынмы, сынап карыйлар янәмәсе. Шаяруның азагы бик аяныч тәмамланды. Һәрчак сүзен өздереп әйтергә өйрәнгән егет хыянәтне күтәрә алмыйча, җепкә үрелә. Бу хакта аны озата кайткан иптәш егетләре сөйләде. Тик, ана күңеле улының мондый мәгънәсезлекләргә баруына гына ышана алмады. Ул нәрсәдер дәлилләргә теләп, хәрби комиссариат, суд юлларында йөрде. Аның көн саен авылдан чыгып китүен күреп, "сихерче" дигән кушамат тактылар. Ана күңелендәге бураннарны сизмәгән, белмәгән кешеләр эше иде бу. Алар Сәгыйдәне дә юк итәсе килеп, әбиләр янында йөри дип гайбәт тараттылар. Кайсыберләре ышанмасалар да, кызык ясап, күпертеп сөйләделәр. Алар бит ана өчен газизен югалтуның ни икәнен белмиләр...
Өммегөлсемгә калган балалары хакына тормышны дәвам итәргә кирәк иде. Бик ачы булса да, хакыйкать белән килешми хәл юк.
Кайгылар, югалтулар моның белән генә тәмамланмаган икән шул. Язмышына тагын да язылган алар. Инде гаилә корып, оныклар белән сөендергән, матур гына үз эшләрен башлап эшләп йөргән уллары юл һәлакәтенә очрап, икесенең бер юлы өйләренә җансыз гәүдәләре кайтты. Хәзер менә Өммегөлсемнең бар юанычы, бар шатлыгы кызы калды. Дөрес, оныклар кайтып йөри, ләкин алар бит еракта, бәйрәмнәрдә генә әбиләрен искә ала.
Өммегөлсемнең күңелендә әле дә боз салкынлыгы саклана. Онытыла торган, басыла торган хәсрәтләр түгел шул аңа килгәннәр. Вакыт та җөйләми, киресенчә яралар көннән-көн тирән эз сала, балалары сагындыра, үткәннәр уйландыра. Стенага тезелгән фотосурәтләр күтәрелеп караган саен җанны телә. Кем беләндер сөйләшәсе килгән минутларда, көннең кайсы сәгате булуына карамастан, ул кызы йортына юл ала. Шул кадәрле хәсрәтләрне күтәрергә көч тапкан, мең җәрәхәтле зур йөрәк һич кенә дә кешегә авырлык теләми, сихер-тухырлар, начарлык турында уйларга аның көче дә җитми.
Бар кеше дә күңелендәген кычкырып йөрми, йөрәк авазын ишетеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде. Янәшәдегеләргә ышанычны югалтмыйк!
Ләйлә Искәндәрова

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: