Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры

Олыимән авылында туып, бүгенге көндә Яхшый авылында яшәүче РАУШАНИЯ ӘНВӘР кызы ШӘЙХИНАга 16 мартта 60 яшь тулды. Бәхет - ул чәчәк кебек. Бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге - кеше гомерен бизәүче,...

Олыимән авылында туып, бүгенге көндә Яхшый авылында яшәүче РАУШАНИЯ ӘНВӘР кызы ШӘЙХИНАга 16 мартта 60 яшь тулды.
Бәхет - ул чәчәк кебек. Бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге - кеше гомерен бизәүче, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган чәчәк.
Кадерле әниебез, синең дә бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күр син, кара син янәшәңә, үзеңә, якыннарыңа - нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә. Болар барысы да - синең тырышлык, синең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе.
Кайчан гына син әниеңнең кадерле кызы булсаң, бүген инде тормыш иптәшеңнең сөекле хатыны, өч күз нурың, улларыңның һәм кызыңның изге әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы, хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе. Барысы да: күпме шатлык-куаныч, хәсрәт, сабырлык, бәхеттән канатланып йөргән көннәр, йокысыз борчулы төннәр - һәммәсе дә узган. Бүгенге бәхетле көннәреңне җиткерер өчен, шул бәхет чәчәге таҗларын күңелеңә матур, якты, "мин бәхетле" дип яңгыратырлык итеп җәйсен өчен узган.
Узган ул, үткән - аны үзгәртеп булмый, ә менә киләчәккә өметләр баглап, планнар корып, ниятләр ниятләп була. Шуңа да без сиңа туган көнеңдә киләчәгеңнең бүгенгедән дә матуррак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телибез. Бар хыялларың тормышка ашсын, хәләл җефетең янәшәсендә, балаларыңның бик кадерле әнисе булып, саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түреңдәге бәхет очкыннары йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын.
Бу котлауларга әтиебез Марат та кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев