Актаныш

Бәхет – игелек эшләүдән тәм табу

Күңелең киң синең, Күпме кеше сиңа соклана. Һәркемгә игелек эшләр өчен Килгәнсең син якты дөньяга. Бу шигырь юллары Яңа Әлем авылында туып-үскән Дилшат Ситдыйковка атап язылган кебек. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, үз хакыннан һәм ата-ана хакыннан соң, туганлык хисен искә алды: "Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз. Аңа һичкемне тиңләмәгез. Ата-анагызга һәм...

Күңелең киң синең,
Күпме кеше сиңа соклана.
Һәркемгә игелек эшләр өчен
Килгәнсең син якты дөньяга.
Бу шигырь юллары Яңа Әлем авылында туып-үскән Дилшат Ситдыйковка атап язылган кебек. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, үз хакыннан һәм ата-ана хакыннан соң, туганлык хисен искә алды: "Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз. Аңа һичкемне тиңләмәгез. Ата-анагызга һәм туганнарыгызга игелек кылыгыз". (Ниса сүрәсе, 31 нче аять).
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) беренче көненнән үк кешелекне туганлашып яшәргә, якыннарыңның кадерен белергә чакырды.
Дилшат Галимҗан улы кебек, туганнарына олы хөрмәт күрсәтүче, аларга һәрвакыт ярдәм итеп торучы, аларны үз канаты астына алучы кешеләр сирәктер ул. Хатыны Дифинә белән, бертуганнарын, әти-әнисен хөрмәт иткән кешеләрнең дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булуын аңлап яшиләр.
Туганнарына авырлык килгәндә дә алар иң беренче ярдәм кулы сузалар, шатлык-сөенечләрен уртаклашалар. Барлык туганнарының балалары аларның өендә яшәп, укып, зур тормыш юлына аяк басалар.
Дилшат үзенең туган мәктәбенә, балалар бакчасына да ярдәм итә. Алар сыйныфташлары белән һәрдаим очрашулар оештыралар. Сыйныфташы Рәсимә Сәетова белән икесе иганәчелек итәләр.
Дилшат Галимҗан улы Яңа Әлем сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аңа армиядә хезмәт итү бик җиңел була, чөнки ул ишле гаиләдә барлык эшне эшләп үсә. Галимҗан абый белән Гөлнур апа гаиләсендә дүрт малай, бер кыз бала туа. Алар бер-берсенә ярдәм итеп, барысын бергә башкарып, колхозда эшләп үсәләр.
Дилшат 1978-1979 елларда "Таулар" колхозында зоотехник булып эшли. Аннан соң Зәй районы Тюгеевка авылында баш зоотехник эшен башкара. Казан ветеринария академиясен тәмамлый. 1982-1996 елларда Түбән Кама кошчылык фабрикасында бригадир булып эшли, соңыннан директор урынбасары була. 1996-2003 елларда Бөгелмә кошчылык фабрикасында директор, 2003 елдан 2015 елга кадәр "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖдә директор урынбасары, 2015 елдан генераль директор вазифасын башкара. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, медальләр, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазенә ия. Ул - биология фәннәре кандидаты.
Дилшат Галимҗан улы нинди җитәкче урыннарда эшләмәсен, һәрвакыт гади, ярдәмчел, ачык күңелле, барлык кешеләр белән аралашып, Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итеп, дөньяга рәхмәтле булып, тормыштан тәм табып яши.
Дилшат кода белән Дифинә кодагый барлык кешеләргә үрнәк гаилә - бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Гөлнара белән улыбыз Альмир 6 ел элек гаилә кордылар. Киленебез Гөлнара шундый игелекле, иманлы, биш вакыт намазын калдырмый. Гарәпчә Коръән Кәримне укый, ярдәмчел, тәрбияле, бер белмәгән эше юк. Балаларыбыз ике кыз - Адилә, Мәрьямне үстерәләр. Без барыбыз да алар өчен сөенәбез. Шундый әхлаклы бала тәрбияләүләре өчен кода-кодагыйга бик рәхмәтлебез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: