Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәхет кояшы

Актаныш кызы, Мөслим килене Фәнисә Сөләйманова турында сөйләгәндә горурлык хисе туа. Шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп узган мөгаллимә турындагы язмамны, хөрмәтле коллегаларыбыз, сезнең Актаныш районы "Актаныш таңнары" газетасына да җибәрү дөрес булыр дидем. Үз юлын тапкан, тормыш юлдашы белән акыллы балалар, матур оныклар үстергән райондашыбызның нәкъ менә безнең районга килен...

Актаныш кызы, Мөслим килене Фәнисә Сөләйманова турында сөйләгәндә горурлык хисе туа.
Шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп узган мөгаллимә турындагы язмамны, хөрмәтле коллегаларыбыз, сезнең Актаныш районы "Актаныш таңнары" газетасына да җибәрү дөрес булыр дидем.
Үз юлын тапкан, тормыш юлдашы белән акыллы балалар, матур оныклар үстергән райондашыбызның нәкъ менә безнең районга килен булып төшүенә ихлас сөенәбез.
Мөслимлеләр аның белән ничек горурланса, актанышлылар да үз кызлары, аның уңышлары, матур тормышы турында танышып, тагын бер мәртәбә сөенеч хисләре кичерсен әле.
Бәхет кояшы
Хатын-кызны гаиләнең йөрәге диләр. Актаныш районының Күҗәкә авылыннан Мөслимгә килен булып төшкән яшь кыз Фәнисә дә ничә еллар дәверендә гаиләнең җылысын, ныклыгын саклап тибүче мәрхәмәтле йөрәк, бербөтен учакны сүндермәүче тормыш иптәше, кадерле әни, сөекле әби булып яши. "Бүгенге бәхетле тормышым белән Рафисыма рәхмәтле. Әгәр дә ул булмаса, эшемне аңлап, ярдәм итмәсә, бәлкем, бу кадәр уңышларга ирешә дә алмас идем",- ди Фәнисә апа. Ни генә дисәң дә, һәрбер уңыш артында тормыш иптәшеңнең сиздерми генә сиңа ярдәм итүе, сине аңлавы, сиңа башкалар ышанмаганда да, көч-канат бирүче сүзләре ята.
Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында белем ала кыз. Шуннан соң аны юллама белән Мөслим районының Түбән Табын сигезьеллык мәктәбенә җибәрәләр. Хезмәт юлын башлангыч сыйныфларда башлаган яшь талибә беренче һәм гомерлек мәхәббәтен дә шушы авылда очрата. Башкаланың медицина институтында укучы егете Рафис белән Фәнисә бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булалар. Кышкы каникуллар сизелми дә үтеп китә. Ике арада мәхәббәт хатлары өзелми. Кышкы сөю ныклы була, диләр бит. Яшьләр арасына да кеше сүзе түгел, җил дә үтеп керә алмый. Рафис кызга үзенең үҗәтлеге, кыюлыгы, саф күңеле белән ошаса, Фәнисәне егет гадилеге, эчкерсезлеге өчен ярата. Әллә бәхетен югалтудан курка Рафис - укуын да тәмамламаган килеш Фәнисәгә тәкъдим ясый. Яшьләр матур туй ясап, өйләнешеп тә куялар. Егет, яшь хатынын әти-әнисендә калдырып, тынычлап укуын тәмамлый. "Бер ел укуы гына калса да, бик озак узды ул ел. Сагынышып күрештек, сөйләшеп туя алмый идек",- дип, ул елларны искә ала Фәнисә апа. Соңыннан ул үзе дә Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
Яшь гаилә район үзәгенә күченә. Дипломлы яшь табиб район хастаханәсендә - табиб, Фәнисә исә Мөслим урта мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә фидакарь хезмәт куйган мөгаллимә эшләү дәверендә ВЛКСМ Үзәк Комитетының "Иң яхшы пионер әйдаманы" күкрәк билгесе, 3 дәрәҗә Хехмәт даны ордены белән бүләкләнә. Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек була. Фәнүс Моратов белән Йосыф Хуҗиннарның дөнья күргән "Актаныш - туган җирем" китабында Фәнисә Сөләймановна турында язма урнаштырыла. Хезмәт юлын Мөслимдә үткәрсә дә, туган төбәгендә дә аның белән горурланып яшиләр, димәк. Үзе көз аенда туганга микән, ел фасылларыннан бигрәк тә кыз айларын ярата Фәнисә апа. "Көзге яңгырны, көзше муллыкны, җир өстенә коелган алтын-сары төстәге яфракларның аяк астында кыштырдавын яратам. Әйтерсең, табигать алтын юрганын ябынган да, әкияти матурлыкка чумган",- ди ул. Тормыш иптәше Рафис Хәбибуллин белән өч ул үстерәләр алар. Элек-электән иң абруйлы, иң мактаулы саналган укытучы һөнәре. Кочак-кочак дәфтәрләр тикшерү, балаларга белем бирү белән генә чикләнмичә, иң беренче чиратта аларны шәхес итеп тәрбияләү, балалар тормышы белән яшәүне дә күз алдында тота. Көне-төне мәктәптә булган Фәнисә апаның өч улына игътибары да, назы да, яратуы да җитеп бетмәгәндер, бәлкем. Ләкин өч улы да, әти-әнинең йөзенә кызыллык китермичә, мәктәптә яхшы укып, чын кеше булып үсәләр, өчесе дә югары белем алалар, матур гаилә коралар, балалар үстерәләр. Аларның тәрбияле, инсафлы булуларында әтиләре Рафис абыйның өлеше бәяләп бетергесез. Әниләре эштә вакытта берсен - бакчага, икенчесен мәктәпкә озату, аннары бергәләп өй эшләрен әзерләүдә, кара төнгә кадәр педсовет җыелышларында булган тормыш иптәшен көтеп тормыйча, ашарга әзерләү, сабыйларны иркәләү, назлау - барысын да яратып, авырыксынмый башкара гаилә башлыгы.
Гомер сукмагында әнә шулай бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, бергә атлаган Фәнисә апа белән Рафис абый бүген бәхетле гомер көзенә дә җитәкләшеп керәләр. 70 яшен тутыручы абруйлы мөгаллимәгә үз яшен бирермен димә! "Балдан татлы баламның баласы" дип, алты оныгының һәрберсе өчен җан атып торган әби-бабай киленнәрен дә кызлары кебек күрә. "Ходай безгә өч малай бирде, кызларыбыз булмаганга үкенмибез, киленнәребез үз кызларыбыз кебек",- диләр алар. Кайчан килеп керсәң дә, аларның табыны кунак көткән кебек сый-нигъмәттән сыгылып торыр. Йөзләре ачык, күңелләре тулы шәфкать булган Хәбибуллиннар гаиләсенә чын мәгънәсендә Ходай рәхмәте иңгән - яшьлектә төзелгән гаилә елдан-ел ныгыган, мул җимешләре белән сөендергән. Гаиләнең йөрәге булган Фәнисә ападан исә тирә-юньгә җылылык һәм яктылык ныграк сибелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев