Актаныш

Бәхете барның иптәше үзенә тиң була

Киләчәгеңне ышанып тапшырырдай кеше сайлаганда ялгышмас, бер-береңә биргән вәгъдәләргә тугры калыр, кайнар хисләрне суытмый саклый алу өчен ниләр белергә, нәрсәдән хәбәрдар булырга кирәк? Ныклы гаиләләрнең сере нидә? Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында оешкан Гаилә мәктәбендә шушы сорауларга җавап бирергә, яшьләрне мәктәп елларыннан ук бу җаваплы адымга әзерли башларга...

Киләчәгеңне ышанып тапшырырдай кеше сайлаганда ялгышмас, бер-береңә биргән вәгъдәләргә тугры калыр, кайнар хисләрне суытмый саклый алу өчен ниләр белергә, нәрсәдән хәбәрдар булырга кирәк? Ныклы гаиләләрнең сере нидә? Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында оешкан Гаилә мәктәбендә шушы сорауларга җавап бирергә, яшьләрне мәктәп елларыннан ук бу җаваплы адымга әзерли башларга тырышалар. Узган атнада гаилә дәресләренә Яңа Әлем, Богады, Киров мәктәпләреннән югары сыйныф укучылары килгән иде. Кыз-егетләр белән район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, өлкән психолог Фәһимә Шәйгәрданова һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары, гинеколог Анжелика Хөсәенова очрашты.
Ел башыннан районыбызда 20 пар язылышса, 12 пар инде аерылышкан. Алар арасында бер-береңә ияләшү, өйрәнү - кризис чоры узуын көтми, тормыш тәҗрибәсе җитмичә, хис белән эш итеп, барысын чәлпәрәмә китергән яшь гаиләләр дә, үзара килешү белән килгән зур стажлылар да бар.
Сер түгел: иң тату, мәхәббәтле гаиләдә дә савыт-саба шалтырамый калмый. Гаилә мәктәбендә исә яшь парларга мөнәсәбәтләрне ничек җайларга кирәклеген, бергә хуҗалык алып барганда нинди кыенлыклар белән очрашу ихтималлыгы, үзеңә лаеклы пар сайлау серләре аңлатыла. Әлбәттә, мәктәп эскәмиясендәге укучылар өчен анда сөйләнгәннәр бар да күңелләрендә калыр дип әйтеп булмый - аларның уйлары әле гаилә кору түгел, бөреләнеп кенә килүче тәүге мәхәббәт, үзара мөнәсәбәтләр, дуслар, БДИ, алга таба укуларын кайда дәвам итү турында...
- Гаилә мәктәбе дәресләрендә алган белем-мәгълүматны бала бүген кирәксенмәскә мөмкин. Әмма вакыты җиткәч, әкренләп исенә төшерәчәк ул аларны. Аннан, өйдә әти-әни сүзе бик мөһим, әлбәттә, шулай да, яшүсмерләргә бу чорда чит кеше әйткән ныграк керә, - ди укучылары белән очрашуга килгән Яңа Әлем мәктәбе укытучысы Фидания Якупова. - Мәктәптә балалар сыйныф сәгатьләрен көтеп алалар. Анда без егет-кыз мөнәсәбәтләре, гаилә кыйммәтләре, әни кадере, бала-әни арасындагы якынлык, әхлакый сыйфатлар - тугрылык, хөрмәт казану турында сөйләшәбез. Мондый гаилә дәресләре - бик кыйммәтле тәҗрибә уртаклашу.
Яхшыга яхшыны кушкач кына яхшы була
Ихтималлык теориясе буенча, һәр очраклы ике эшнең берсе генә уңышлы була. Гаилә кору очраклылыкка куелмасын ул. Элек бит яшьләр әти-әни киңәше белән өйләнешкәннәр. Өлкәннәр булачак килен-кияүнең нәсел-нәсәбен тикшергән. Үзеңнән соң сәламәт, акыллы балалар калдыру өчен булачак хәләлеңнең нәселен белеп тормыш кору - кайберәүләр уйлаганча, һич кенә дә искелек калдыгы түгел. Гомәр (р.г.) болай дигән: "Кешене яхшы белер өчен күрше булып яшә, юлга чыгып кара яки акча биреп тор". Җәмгыять үзен саклар өчен нәселне сакларга тиеш. Яхшыга яхшыны кушкач кына яхшы була. Чибәрлек, яшьлек, дәрт - тиз уза торган сыйфатлар. Гомер итәргә юлдаш сайлаганда, аны, аның даирәсен белү кирәк. Очрашуга килгән укучылар белән сөйләшкәндә, арада шул
рәвешле фикер йөртүчеләр барлыгын күреп, сөендек.
Рияз Басыйров, Богады мәктәбе: - Яшьли өйләнешүне хупламыйм. Гаилә корганчы башта төптән ныклап уйлау кирәк: хатын итеп кемне аласың, ни өчен аны сайлыйсың. Булачак тормыш иптәшемнең, һичшиксез, әти-әнием күңеленә ошавы шарт.
Айрат Бәшәров, Киров мәктәбе: - Пар сайлаганда күз башта чибәр, матурга төшә инде ул. Өстәп, булачак хатынымның эш рәте белә торган, уңган, тормыш алып барырдай кеше булуын да теләр идем. Ир кеше йорт-гаиләне тәэмин итеп, хатын-кыз исә җылы учакны саклап, өйдә матурлык булдырып, үзе дә матур булып яшәргә тиеш.
Ана белән бала - гөл белән лалә
- Балаларым кечкенәдән үк мине үзләренең дуслары белән бер күрделәр. Һәр көнне иркенләп сөйләшеп утыру, көн дәвамында булган вакыйгаларны уртага салып фикерләшү - безнең гаилә өчен гадәти күренеш. Ата-ана бала белән дус булып, аның күңел халәтен һәм яшь үзенчәлекләрен аңлап, сердәше дә, якын кадерле кешесе дә булып кала алса, бу тормышта бала һәр төрле адымын алар белән киңәшеп башкарыр, үз чиратында, бу күп хата-
ялгышлардан саклар иде, - дип сөйләде психолог Фәһимә ханым. Чынлап та, балаларыбызның ни уйлап, нәрсә турында хыялланып, нинди теләкләр белән яшәвен беләбезме? Ай-һай... Күп вакытта белмәгәннең беләге авыртмый, дигән нәтиҗәгә төртелеп калабыз шул.
Вакытлы никах
- Яшьләр арасында яшерен, икенче төрле итеп әйткәндә, вакытлыча никах дигән нәрсә дә барлыгын беләбез, - дип сөйләде очрашуда район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова. - Әйтик, яшьләр никахсыз гына очрашып йөрергә яки яшәргә ярамаганын белә, шуңа юлында очраган берәр мәчеткә кереп, тиз генә никах укытып чыга. Бу - һич кенә дә дөрес гамәл түгел. Никахның дүрт төп шарты бар - иманлы булу, әти-әниләрнең ризалыгы, шаһитләр булу һәм мәһәр. Юк икән, Аллаһы Тәгалә андый никахны кабул итми. Ә ислам динендә гаилә кору фәкать никахтан башлана.
Гаилә ныклыгы ирдән дә, хатыннан да тора
- Бер-береңнең фикеренә колак салып, бер-береңә сабыр, итагатьле булып, хөрмәт итеп яшәгәндә, гаиләләрнең иминлеген саклап калып була. Иң аянычы - таркалган гаиләләрдә балалар кала. Карар кабул иткәнче иң элек алар турында уйлау кирәк, - ди район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева.
Аерылышу сәбәбе - бер-беребезне аңламау, дип әйтүчеләр - күпчелек. Бу киртәне атлап уза алыр өчен, аерылырга теләп гариза алып килүчеләргә психолог белән сөйләшүләр нык ярдәм итә.
- Гаиләләрен таркатырга дип килүчеләр белән озаклап сөйләшәбез. Кабат аңлашып, бәлки фикерләреннән кире кайтырлар дигән өмет-ышанычта бирелүче өстәмә вакыттан соң, чынлап та, гаризаларын кире алучылар да бар, - ди Гөлфинә ханым.
Инженер, табиб, архитектор булу серләрен вузларда 5-6 ел өйрәтәләр, ә гаилә кору өчен ничә ел укырга кирәк? Дипломың булмаса, табиб итеп эшкә алмыйлар. Гаиләдә матур яшәү серләрен белү өчен дә махсус өйрәнү, ир-ат, хатын-кыз психологиясе турында белгәннәреңне арттыру, әти-әниеңнән күргәнне үз гаиләңә күчереп кенә абына-сөртенә гомер иткәнче белгечләр фикере һәм киңәшләре белән танышу һич тә артык түгел.
Аерылышырга теләүчеләргә быел Казанда "Умай" гаилә академиясе белән берлектә психолог, медиаторлар ярдәмен тәкъдим итүче яңа проект барлыкка килгән. Алар ЗАГСта ук эшли. Инде уңай нәтиҗәләр дә бар: ике ай эчендә 62 пар психологлар ярдәменә риза булып, 40 пар аерылышу ниятеннән кире кайткан, тагын унөче психологлар белән аралашуын дәвам итә икән, чөнки бер тапкыр гына күрешү җитмәскә дә мөмкин. Аерылышу ниятеннән кайтмаган очракта да ике кеше арасында ачу-үпкәләрне юкка чыгару өчен конструктив сөйләшү кирәк. Әлегә бу хезмәт Казанда гына бар, якын киләчәктә психолог, медиаторлар башка шәһәр, район ЗАГСларында да эшләр дип көтелә. Шулай ук, теләгән һәр пар интернет аша "Семейная консультация" сервисында психологлар белән аралаша ала.
Иркенләп сөйләшү, кызыксындырган сорауларны уртага салып, фикер алышу төсендә барган очрашу җанлы, матур, җиңел үтте. Гаиләдә бала тәрбиясе, әти-әни кадере, куйган максат-теләгеңә ирешү турында да сөйләште, аралаштылар кыз-егетләр белгечләр белән. ЗАГС бүлегенең эшчәнлеге, һәр кеше турында тупланып баручы мәгълүматлар архивы белән таныштылар.
Юлия Кәрамуллина, Киров мәктәбе: Бүген мондагы архивтан ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә ханым туу турында таныклыгым, минем турында мәгълүматлар тупланган папканы күрсәтте. Һәр кеше турында шундый аерым папкалар җыелып бара икән. Инде без үзебезне зурлар дип саныйбыз, тиздән үзебез гаилә корыр вакыт җитә - бу папкаларга тагын яңа мәгълүмат өстәләчәк дигән сүз. Гаиләң булу, әти-әниең, туганнарың булу исә зур бәхет ул.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: