Актаныш

Бәхетебезгә шөкер итеп яшибез

Язмыш җилләре безне олы югалту ачысын татыган, ялгызлыктан тәмам туйган, тормыш яменә битараф көннәребездә очраштырды. Нечкә күңелле, ихлас, ярдәмчел булуы белән шундук күңелемә ятты ул. Сынауларга сабыр итеп кенә түзгән башкаемны җилкәсенә саласым, көчле калкан янәшәсендә йомшап, тормыш авырлыкларыннан ял итәсем, аның янында ялгызлыктан арынасым килде... Ул вакытлардан инде байтак...

Язмыш җилләре безне олы югалту ачысын татыган, ялгызлыктан тәмам туйган, тормыш яменә битараф көннәребездә очраштырды. Нечкә күңелле, ихлас, ярдәмчел булуы белән шундук күңелемә ятты ул. Сынауларга сабыр итеп кенә түзгән башкаемны җилкәсенә саласым, көчле калкан янәшәсендә йомшап, тормыш авырлыкларыннан ял итәсем, аның янында ялгызлыктан арынасым килде... Ул вакытлардан инде байтак вакыт узды. Зәйнетдин - минем иң зур терәгем, таянычым, ышанычлы тылым. Еллар узган саен бер-беребезнең, бергәлекләрнең кадерен ныграк аңлап яшибез. Менә бүген - 28 октябрьдә иптәшем Зәйнетдин Газетдин улы Хәкимовка 70 яшь тулган көндә, булган бәхетебезгә шөкер итеп, ике яктан да балалар, оныклар өчен сөенеп, тигезлекләрдән аермасын Аллаһ, дип яшәгән мәлебез.
Зәйнетдин - Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылыннан. Хәлимә һәм Газетдин Хәкимовлар гаиләсендә ике кыздан соң, көттереп, тансык булып туган егет. Кечкенәдән үк кул арасына кереп, ир-ат эшен өйрәнеп, эш тәмен белеп үсә. Карабаш эшчеләр бистәсендә СПТУда - механизатор, Чистай совхоз-техникумында техник-механик белгечлекләре алып, хезмәт юлында, эш яратуы, тик утыра белмәве, тынгысызлыгы белән хөрмәтләнә, югарыга күтәрелә. 1973 елдан Киров коры сөт заводында механика остаханәсе мөдире, 14 ел дәвамында суыткычлар цехында өлкән машинист, аннан лаеклы ялга киткәнче баш энергетик, пар казаннары цехы мөдире булып хезмәт куйганда бик күп мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләргә лаек булуы тикмәгә генә түгел. Болар барысы да - намуслы хезмәт, фидакарь тырышлык, булсын дип, сыйфатка эшләү нәтиҗәсе.
Хезмәт яратучы егет тормышын да үзе кебек үк эшчән, уңган-булган кыз - Олыимән авылыннан Рәмзия белән бәйли. Гаилә бәхетләре генә озын гомерле булмый - көмеш туйларына бер ел кала, 1997 елда Рәмзия якыннарын калдырып, бакыйлыкка күчә. Шундый авыр сынаулардан соң да Зәйнетдин дөньяга, тормышка ачуланып түгел, яратып карый; мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек кебек асыл сыйфатларын җуймаган ул. Аның вакытында әйткән бер акыллы сүзе, сабыр карашы бик катлаулы тоелган проблемаларны да тиз һәм дөрес итеп чишәргә булыша. Бар балалар өчен дә олы киңәшче, ярдәмче, 10 оныкның яраткан дәү әтиләре. Киләчәктә дә, Зәйнетдин, безгә терәк булып, иминлектә, күңел тынычлыклары белән, тигезлектә гомер итәргә язсын. Саулык-сәламәтлек ташламасын. Гомер көзләрен муллыкта, матурлыкта, балалар-оныклар бәхетендә каршылыйк.
Бәхет, саулык, зур уңышлар
Елларга юлдаш булсын.
70 яшь ул - берни түгел,
Сиксәне, йөзе тулсын!
Дөньялар имин булсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: