Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәхетле актанышлылар Яңа елны яңа йортта каршылаячак (+ФОТОЛАР)

2016 елның 29 декабре бәйрәм чараларына бай булды. Бу көнне өр-яңа йорттан фатир ачкычларына ия булучылар өчен ул икеләтә сөенеч китергәндер. Актаныш үзәгендә төзелгән 24 фатирлы йорт ачкычларын яшь гаиләләргә район башлыгы Фаил Камаев тапшырды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле, Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе...

2016 елның 29 декабре бәйрәм чараларына бай булды. Бу көнне өр-яңа йорттан фатир ачкычларына ия булучылар өчен ул икеләтә сөенеч китергәндер.

Актаныш үзәгендә төзелгән 24 фатирлы йорт ачкычларын яшь гаиләләргә район башлыгы Фаил Камаев тапшырды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле, Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча вәкиле Сирина Шәехова, әлеге мәһабәт бинаны төзеп сафка бастырган "Газстройсервис" оешмасы җитәкчесе Равил Ярмиев, район җитәкчеләре һәм бәхетле мизгелләрнең шаһиты булган райондашларыбыз катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев