Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәхетле бул, балам!

Апач авылында яшәүче СВЕТЛАНА РАИФ кызы ХӘМЗИНАга 25 мартта 50 яшь тулды. Кадерлебез, сине гомереңнең матур бәйрәме - алтын юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Кызым, беренче шатлыгым, бәхетем, өметем-ышанычым булып җиһанны яңартып килгән матур язда дөньяга килдең. Шуңадыр - синдәге яктылык, җылылык барыбызның да җанын эретә. Син шатлыгымны да, хәсрәтемне...

Апач авылында яшәүче СВЕТЛАНА РАИФ кызы ХӘМЗИНАга 25 мартта 50 яшь тулды.
Кадерлебез, сине гомереңнең матур бәйрәме - алтын юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Кызым, беренче шатлыгым, бәхетем, өметем-ышанычым булып җиһанны яңартып килгән матур язда дөньяга килдең. Шуңадыр - синдәге яктылык, җылылык барыбызның да җанын эретә. Син шатлыгымны да, хәсрәтемне дә беренче бүлешүчем булдың, мине дә, туганнарыңны да ярдәмеңнән ташламыйсың. Без сиңа бик рәхмәтле, балам.
Гаиләңдә киявебез Зөфәкнең кадерлесе булуыңны, кызларыңның игътибарын-назын тоеп яшәвеңне, тормышыгызның җитеш-күркәмлеген күрү безнең өчен олы куаныч.
Алдагы гомерең сәламәтлек белән, тигезлектә, безгә кирәк һәм терәк булып, оныклар сөеп, тулы бәхеттә үтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев