Актаныш

Бәхетле реформатор

Минтимер Шәймиевкә - 80 яшь. Мөгаен, кешелекнең үсешен тәэмин итәр өчен, Тәңребез һәр милләткә, тарихи борылыш чорында, халык белән идарә итәрлек куәткә ия булган лидерларын җибәрә. Без, СССРга гына түгел, бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар да, чын лидер килүен 4,5 гасыр көттек. Чыннан да, Миңтимер Шәймиев - Татарстанга югары көчләр...

Минтимер Шәймиевкә - 80 яшь.
Мөгаен, кешелекнең үсешен тәэмин итәр өчен, Тәңребез һәр милләткә, тарихи борылыш чорында, халык белән идарә итәрлек куәткә ия булган лидерларын җибәрә. Без, СССРга гына түгел, бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар да, чын лидер килүен 4,5 гасыр көттек. Чыннан да, Миңтимер Шәймиев - Татарстанга югары көчләр тарафыннан җибәрелгән олуг шәхес ул. Шуңа күрә дә безнең, Татарстан халкының, милли үзаң үсеше өчен, тарихны, телне һәм мәдәниятебезне саклау өчен барган көрәштә җиңелергә хакыбыз юк. Ходый үзе шулай куша.
Тарихтан укып белгәнебезчә, бик күп халыклар гасырлар буе үз сәнгатьләре сукканны, үзләрен прогресска илтүче лидерлары калкып чыкканны көтеп яшәгәннәр. Моңа мисаллар кирәкме? 1940 елның 10 маенда Уинстон Черчилль (1847 - 1965), Н.Чемберлен оставкага китүгә, Бөекбританиянең Премьер-министры итеп билгеләнә. Халыкка беренче мөрәҗәгатендә ул: «Мин сезгә күз яшьләре, авыр хезмәт һәм кан коюдан башка берни дә вәгъдә итә алмыйм», - ди. Яңа премьердан миллионлаган халык бөтенләй башка сүзләр көтә, югыйсә. Озак еллар үткәч, ул бу чыгышын болай итеп искә ала: «Мескен кешеләр. Алар миңа шулкадәр ышаналыр иде, ә мин аларга озак елларга сузылачак кайгы һәм бәхетсезлек кенә вәгъдә иттем».
Чыннан да, бу чор Англия өчен хәлиткеч вакыт була. Германия белән сугыш башланган, бу сугышны берьялгызы җиңеп чыга алмаячагы көн кебек ачык. Бу чорда безнең Сталин белән Молотов СССРда сугыш булмаячак, дип халыкны ышандырып маташтылар. Коалицион хөкүмәтнең башлыгы булып алгач, Уинстон Черчилль Германия һәм фашистик блокка кергән башка илләр белән үзара мөнәсәбәтләрне үзгәртә. СССР белән хәрби дуслык булдырмыйча торып, Германияне җиңеп булмаячагын яхшы аңлаган Черчилль 1941 елның 22 июнендә, фашистик Германиянең Советлар Союзына бәреп кергән көнендә, совет халкына теләктәшлек белдереп мөрәҗәгать итә. Черчилль хөкүмәте СССР белән Германиягә каршы килешү төзи. 1945 елның июлендә, парламент сайлауларында консерваторлар җиңүеннән соң, Черчилль хөкүмәте отставкага китә. Тик 1951 елда кабат аның сәгате суга. Тагын дүрт ел ул хөкүмәт башлыгы була. Отставкага 91 яшендә - 1995 елда гына китә.
Тарихның катлаулы борылыш чорларында, милләтләр язмышы хәл ителгән көннәрдә күп нәрсә халыкны туплау сәләтенә ия булган лидерлардан, милли элита вәкилләреннән тора.
Советлар Союзы дигән гаять зур ил бер мизгелдә таралып беткәч, тоталитар режим юкка чыккач, безнең Татарстан да ике ут уртасында калды. Шул вакытта безгә Ходай Миңтимер Шәймиевне җибәрде. Ул да Татарстан белән идарә итүгә алынганда, иртәгә үк балда-майда йөзәрсез, дип, рәхәт тормыш та, хан сарайлары да вәгъдә итмәде. Бары тик тырышып эшләвебезне, бер-беребезгә карата ихтирамлы булуыбызны, башка халыкларны һәм диннәрне хөрмәт итүебезне сорады.
Милли лидер роле турында тагын бер тарихи мисал китерергә телим. Генерал Шарль де Голль (1890 - 1970) - Францияне дәүләт, французларны милләт буларак саклап калуга ирешкән бөек шәхес. Генерал де Голль Франциянең милли оборона министры урынбасары итеп 1940 елның 5 июнендә билгеләнә. Французларның армиясе, нигезендә, Германия тарафыннан җиңелгән була. 1940 елның 18 июне көнне ул Бөекбритания радиосы аша французларны Германиягә каршы көрәшкә өнди. Лондонда «Азат Франция» хәрәкәтен оештырып җибәрә. Соңрак бу гилерчыларга каршы колициягә кушыла һәм 1944 елда Франция Республикасының Вакытлы хөкүмәте булып өлгерә. Сугыш беткәч, генерал де Голль Франциядә президент хакимиятен урнаштыра. 1946 елның гыйнварында, авырлыкларга очрагач, Шарль де Голль хөкүмәт башлыгы постыннан үз иреге белән китә.
1958 елның маенда сәяси кризис башлангач, Франция парламенты Шарль де Голльнең хакимияткә кайтуын сорый. Аның катнашында яңа конституцияәзерләнә, парламент хокуклары киметелеп, Президент хокуклары арттырыла. 1958 елның 21 декабрендә генерал де Голль Франция Республикасы президенты итепсайлана. 1965 елның 19 декабрендә 75 яшьлек Шарль де Голль, халыкның бердәм тавыш бирүе нәтиҗәсендә, яңадан 7 елга Франция Президенты булыпсайлана.
Көнбатыш Германиянең сугыштан сөңгы беренче канцлеры Конрад Аденауэр (1876 - 1967) шулай ук игътибарга лаек кеше. Ул - үзенең дөньягакарашыбелән безнең Миңтимер Шәймиевка бөтенләй капма-каршы кеше. Алар икесе - ике полюс кешеләре.
И.В.Сталин яшьтәше - 1946 елдан башлап 1966 нчы елга кадәр Германиянең әйдәп баручы партиясе - христиан-демократик союзы лидеры була. 1949 - 1963 елларда беренче федераль канцлер булып, ГФР халкына хезмәт итә. Конрад Аденауэр Советлар Союзына каршы сәясәт алып бара. Тик ул халкының чын милли лидеры, Германиянең ихтирамлы җитәкчесе була. Үзеннән соң алга киткән ил калдыра, соңыннан ике Германия берләшкәч, ГФР чын мәгънәсендә илне алга тартучы локомотивка әверелә. Ул ил белән өлкән яшьтә идарә итә. Федераль канцлер булып, дәүләт җитәкчелеген үз кулына алганда, Аденауэрга 73 яшь була, 87 яшенә кадәр ул ил белән идарә итә. 91 яше тулгач, ул ул фани дөньялыктан китте.
Минем кайбер пессимист укучыларым: «Мондый Көнбатыш Европа мисаллары нигә кирәк инде?»- дип сорарга мөмкин.
Дусларым, онытмагыз, хаклык чагыштырулар аша табыла һәм исбатлана. Трибун-шагыйребез Һади Такташның моннан 80 ел элек язган юлларын онытмыйк «Көрәш бараСовет илендә...» Ул көрәш бүген дә бар бит! Безнең тарихи билгеләнүебезне, дөрес тарихыбызны, туган телебезне,мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне һәм ниһаять, дәүләтчелегебезне кире кайтару өчен!..
Милли лидерларның әһәмияте турында сөйләгәндә, үзебезнең Россия тарихыннан да мисал китереп үтәсем килә.
«Алар бөек тетрәнүләр аша Россия белән хакимлеккә омтыла», дип 1907 елның маенда илдәге сәяси тормышка бәя бирә Петр Аркадьевич Столыпин (1820 - 1910). Гасырдан артык вакыт үткәч тә, бу сүзләр вәзгыятебез өчен хакыйкать булып кала.
Столыпин феноменының асылында кешене йота торган сәяси төркемнәрдән курыкмау хисе ята. Ул европалыларча, «барьерлар өстеннән», йөри, аерым группировкалар теләгеннән чыгып түгел, бөтен ил халкы мәнфәгатьләрен уйлап эш итә.
Столыпинның дөреслекне ярып салган тагын бер җөмләсен сезгә җиткерәсем килә: «Тарих палач кулындагы канны врач кулындагы каеннан аера белә». Бу аның хакыйкатькә омтылып яшәвен дәлилли.
1909 елда, үлеменә ике ел кала, Петр Столыпин «Волга» газетасына биргән интервьюсында Россияне бай илләр рәтенә чыгару өчен бер 20 ел тынычтормышта яшәтү, тырышып эшләү кирәклеге турында белдерә. Тик шул 20 тыныч ел Россиягә тими. Тарих пружинадай сикергәли, сугышлар берсе артыннан икенчесе башланып кына тора. Башта беренче бөтендөнья сугышы, аннан хакимияткә Ленин җитәкчелегендә большевиклар килеп утыра, гражданнар сугышы башлана, Ленинны - Сталин алыштыра...
Россия премьер министры Петр Аркадьевич Столыпин: «Россияне зур юлга алып чыгардай кырык губернаторны каян алыыйм икән?» - дип кабатларга яраткан.
Бүген Россиядә кырык кына түгел, төбәк, өлкә, республика башлыкларын бергә кушып санаганда, тугыз дистәгә якын идарәче бар. Сүз дә юк, регион башлыкларын сайлап кую - Россия җитәкчелегенә бик авырдыр. Тик соңгы егерме ел эчендә аларның берсе - Татарстан Республикасы Президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиев - Аллаһы Тәгалә әмере, күпмилләтле халык теләге буенча, бик дөрес сайланды.
Татарстан халкы 20 ел буе реформатор Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә яшәде. Шушы 20 тыныч елда без тормышның бар өлкәсендә зур уңышларга да ирештек. Шәймиев эпохасында Татарстан Россиянең сәяси һәм дәүләти каркасына әверелде. Моны күпләрнең таныйсы килми, әмма хакыйкатьтән күзне йомып кына качып булмый шул...
***
70 яше тулган көннәрдә Миңтимер Шәрипович Шәймиевкә журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, гади халык, зур хөрмәт белән, аның Президентлык чорындагы гамәлләре өчен рәхмәт белдерде, ә ул гап-гади итеп «Мин үземне аерым талантка ия җитәкче итеп санамыйм. Мин бары тик эшлим..». - дип җавап кайтарды.
Чыннан да, Президент булу - аның көндәлек хезмәте иде. Реформатор эше. Ә безгә, гади кешеләргә, шушы чорда яшәү бәхете насыйп булды. Бу чорда без Республикабыз һәм Президентыбыз өчен горурлык хисләре белән яшәдек. 20 ел тарихка шулай язылды.
Кешелек тарихында бәхетле реформаторлар бик аз санда. Алар, нигездә, халык тарафыннан кабул ителмичә, яшәү чорында үзләренең эш-гамәлләренә тиешле бәя алмыйча калганнар. Реформалары нәтиҗәләрен кайсы күргән, кайсы юк. Күпчелек очракта аларны берничә буын үткәч кенә ныклап таный башлаганнар.
Безнең Миңтимер Шәймиев, Аллага шөкер, үзе эшләгән вакытта ук бар дөньяга танылды, халыкның тирән ихтирамын яулады. Ул, бу яктан карап бәяләгәндә, чыннан да, бәхетле реформатор.
Тормышта проблемалар бик күп, әмма үзара килешеп яшәгәндә, бер-береңне аңлап эшләгәндә, аларны хәрвакыт чишеп була. Дәүләт күләмендәге проблемалар да шундый ук юл белән хәл ителә. Татарстанда да тормыш тигез юлдан гына бармады. Тик Шәймиев үзенең акылы, сизгерлеге, Татарстанны Россия Швейцариясенә әйләндерү теләге белән, бу проблемаларны зурга җибәрмәде. Иң мөһиме, ул республиканы һәм аның халкын ярата! Шушы хис аңа барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер, мөгаен!
Әйдәгез моннан берничә ел элек булган вакыйгаларны кыскача искә төшереп алыйк. 2010 нчы елның 22 гыйнвары, җомга көн иде. Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның 73 яшьлек юбилееннан соң Мәскәүдә Россия Федерациясенең ул вакыттагы җитәкчесе Дмитрий Анатолий улы Медведев утырыш уздырды. Шул ук кичтә Мәскәү телеканаллары һәм радиостанцияләре сенсацияле яңалык җиткерделәр: Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе президентына, аның вәкаләтләре 2010 елның 25 мартында чыкканнан соң, үзенең кандидатурасын Татарстан Республикасы президенты постына карамауны үтенде. Шәймиев үзе аңлататканча, ул Дмитрий Анатолий улы Федераль Җыенга биргән курстан тайпылмый һәм яңа буын сәясәтчеләренә юл бирүне кирәк дип саный.
2009 нчы елның декабрендә куелган тәртип буенча "Бердәм Россия" партиясе республика җитәкчесе постына 3 кандидат тәгъдим итте: Татарстан Республикасының ул вакыттагы президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Республиканың премьер-министры Рөстәм Миннеханов, Татарстан Дәүләт Советы вәкиле Фәрит Мөхәммәтшин.
2010 елның 22 гыйнварында булган очрашуда Дмитрий Медведев Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең эшчәнлеге нәтиҗәләрен югары бәяләп, регионның бүгенге көндә социаль-икътисади яктан алга киткән лидерларның берсе булып торуын билгеләде. Д.А. Медведев Минтимер Шәймиевка Татарсан республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы президенты итеп хәзерге вакытта Татарсан хөкүмәт рәйсе Рөстәм Миннехановны тәкъдим итәчәген әйтте.
Татарсан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең 2010 елның 25 нче мартында президент вазыйфасын башкару вакыты чыга. 4нче февральда узган Дәүләт Советы утырышында депутатлар тарафыннан Татарстан Республикасы премьер-министры Рөстәм Миннехановка вәкаләтләр бирелде.
Дәүләт Советының бу тарихи сессиясендә күп кенә сәясәтчеләр көн кадагында торган сорауны карадылар. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, массакүләм мәгълүмат чараларында Рөстәм Миннехановның кандидатурасына карата начар фикер яңгырамады. Минтимер Шәймиев Рөстәм Миннехановның эшчәнлеге торышын күзәтеп баруын әйтте.
- Аңа бит минем белән эшләргә туры килде, мондый эш "бал" түгел!-дип шаяртты Минтимер Шәймиев. - Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы үсеше өчен кертәчәк өлешендә минем шигем юк!- дип алкышлар астында сүзен тәмамлады ул.
Дөрестән дә, төпле укытучыларның укучылары да тел-теш тидергесез. Вакыт күрсәткәнчә, Татарстан Республикасы беренче Президентының укучысы - Рөстәм Миңнеханов күп милләтле, күп конфессияле, фәнни-сәнәгать республикасының лаеклы җитәкчесе булып чыкты.
Әйе, табигать законнары үзгәрүгә дучар түгел. Бөек кешеләр дә, Президентлар да киләләр һәм китәләр. Ләкин Минтимер Шәрип улы Шәймиев - беренче президентыбыз, дөнья татарларының беренче президенты, яңарыш президенты, безнең йорәкләребездәге президент булып калачак. Ул һәрвакыт бөтен татарлар өчен, Рәсәй өчен, бөтен дөньяның гадел кешеләре өчен маяк булып тора. Моннан тыш аның Дәүләт Киңәшчесе һәм Болгар-Свияжск фонды җитәкчесе вазыйфалары да бар. Мондый изге эчтәлекле фондның Тарастанда гына түгел, хәтта Рәсәй тарихында да булганы юк. Без, татарстанлылар, Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең бу планныры уңышлы тормышка ашачагына ышандык һәм алга таба да ышаначакбыз. Безнең иң зур теләк- сәламәтлек!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: