Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бикчәнтәй авылында тыл хезмәтчәне 90 яшен билгеләп үтте (+ФОТОЛАР)

Бикчәнтәй авылында гомер кичерүче Тәҗетдинов Ильяс Тәҗетдин улы бүген үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә. 90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү районда күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу...

Бикчәнтәй авылында гомер кичерүче Тәҗетдинов Ильяс Тәҗетдин улы бүген үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә.
90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү районда күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык - сөенечне күрсәгез: мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр , иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. Яшен яшәгән, ашын ашаган өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул.
Бүгенге көндә Ильяс ага тормыш иптәше Рәҗүдә белән кызлары тәрбиясендә гомер кичерәләр. Алар дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Яшьлек чорлары авыр елларга туры килсә дә, бүгенге тормышыннан бик кәнагәть юбиляр. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар.
Таяныр терәкләре - тормыш иптәше һәм кызы янында. Калган кызлары да бу йортта еш кунак, газизләренең хәлен белешеп кенә торалар.
Ильяс Тәҗетдин улын олы юбилее белән район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрикләде, истәлекле бүләк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насирова да, юбилярны тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев