Актаныш

Биргән акча жәл түгел

Җирлекләрдә халыктан узара салым акчасы җыела башлагач, күзгә күренеп алга китеш сизелә башлады. Баштарак халык моны юкка акча җыю кебегрәк кабул итсә дә, эшләгән эшләрне күргәч, фикерләре уңай якка үзгәрде.

Узара салым акчасына Яңа Әлем авыл җирлегендә дә шактый эшләр башкарылды. Без моны үз күзебез белән дә күреп кайттык. 

Яңа Әлем сазлыклы урында урнашканлыктан, халкы электән үк урам араларының баткаклыгыннан зарланды. Хәтта мөхәрриятебезгә  хат язучылар да бихисап булды. Инде менә ул кара көннәр артта калып бара. Бүген Әлем халкы каты җиргә басып йөри. 
- Мин шушы авылда, шушы урамда үстем. Без үскәндә мәктәпкә барганда  урамның бер ягыннан икенче ягына чыгу өчен чүп сала-сала чыга идек. Хәзер инде аллага шөкер. Узган ел ком салган иделәр. Быел щебенка салдылар. Узара салым акчасы программасы чыккач, шушылай эшләр эшләнә башлады. Безнең гаиләдән ике кеше узара салым түлибез. Күпсенмибез. Авылыбыз алга барсын өчен әле өстәп түләргә дә риза, - дип фикерләре белән уртаклашты Ләйсән Миннәхмәтова. 

- Урамыбыз бик әйбәтләнде. Элек билдән баткакка чумып йөри идек. Авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәровага, республикабыз Президентына зур рәхмәт. Шушы яшемә җитеп, урамыбызга бер ремонт та кергәне юк иде. Чиста урамнан әйләнеп кайтулары ни тора! Җыелган акча макстачан тотылса, кызганыч түгел ул. Инде аркы як урам гына бик начар хәлдә кала килә. Киләчәктә анысын да рәтләрдәр, дип ышанм , - ди алдынгы комбайнчы Хавил абый Хөсәенов. 

Иҗат төркемебез Иске Әлем авылында да булып,  анда эшләгән эшләр белән дә танышты. Без барганда Үзәк урамга ком түшиләр иде. Шунда яшәүчеләр әле бер капкадан, әле икенчесеннәнчыгып, эшләүчеләрне күзәтә. Сөенечләре йөзләренә чыккан. 
- Мин 1982 елда  Иске Әлем авылына укытучы булып эшкә килдем. Юллар бик начар иде. Урамнан йөргәндә итекләр салынып кала иде. Хәзер менә, үзегез күрәсез, авылыбыз матурлана. Моның өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановка зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Узара салым акчасын бөтен кеше дә теләп бирә. Чөнки эшләгән эшләре күз алдында. Әле киләчәктә урам арасына утлар да куелсын иде дип телибез. Ул вакытта авылыбыз тагын да матурланыр иде. Авылда яшьләр дә бәлки күбрәк калыр. Алар булса, авыл да яши дигән сүз бит. Бәлки урамга каты өслек тә түшәрләр әле, -ди   Зилә Миннәхмәтова. 

- Юл булмый-булмый дие торгач, менә бит күз ачып йомганчы, юллы иттеләр дә куйдылар. Иске Әлем белән Яңа Әлем арасына асфальт юл салып куйдылар. Хәзер урам арасына ком түшиләр. Һәйкәлне яңарттылар. Су башнясын әйләндереп алганнар. Болар барысы да узара салым акчасына эшләнә. Шулай булгач аны җыярга да каршы түгелбез. Киләчәктә дә авылыбыз матурлансын. Яшьләр калсын, аларга эшләргә эш булсын иде, -ди Гөлүсә апа Ханова. 

Авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәровадан узара салым акчасына ниләр эшләнүе хакында тулырак сөйләвен үтендек. 
- 2014 елдан алып узара салым акчасы җыела башлагач шактый эшләр эшләнде. Баштарак аның суммасы бик аз иде. Хәзер бер кешедән 500 сум җыябыз. Быел 433 мең сум акча җыелып, ул дүрткә тапкырланып кайтканнан соң, 2 миллион 171 мең сум акча килеп чыкты. Аның хисабына юл төзелеше, су скважиналарын әйләндереп алу эшләре башкарылды. Яңа Әлем өлешендә Сәхипов урамына  2013 елда ком салынган иде. Быел тагын ком өстәлеп, 500 метр арага щебенка салынды. Киров урамына да ком салынган иде. Ләкин сазлык булу сәбәпле, ул сеңеп бетте. Быел 420 метр арага щебенка салынды. Иске Әлемнең Үзәк урамына 220 метр арага ком җәябез.  Зиаратларыбызны үлчәтеп, документлаштырдык. Ике зиаратка чүп контейнерлары урнаштырылды. Иске Әлемнең суын булдыру буенча эш бара. Ике авылның да суына лицензия алу өчен акча тотылды. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Яңа Әлем авылына 25 гидрант урнаштырылды. Иске Әлем авылына да 4 гидрант урнаштыру көтелә. Узара салым акчасын кеше мөмкинлекләренә карап тапшырып бетерәләр. Сумманы үзгәртмибез. Чөнки кешенең гаилә кассасына артык сугарга ярамый. Җыйган акчалар дүрт тапкыр артып кайткач, ул безнең авылыбызны күпмедер төзекләндерүгә җитә. Киләсе елга юл салуны тагын дәвам итәбез. Иске Әлемнең суын эшләтүне күздә тотабыз. Утларны карарбыз, һәйкәлләрне төзекләндерербез дибез. 

Үз акчаларын эшләгәч, халык та урам юлларын да, утларны да саклауга сакчыл карый башлаган. Шушы рәвешле барса, киләчәктә авыллар тагын да матурланыр дигән ышаныч бар.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: